Accessibility links

пәнҗешәмбе, 22 июнь 2017, Казан вакыты 23:20

Казанның җимерелә баручы тарихи биналары


4 апрель Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгенә чыга. Башкала үзәгендәге төзекләндереләсе тарихи-архитектура һәйкәлләрен карап йөрү гадәтен ул 2013 елдагы Универсиадага әзерлек барганда керткән иде. Казанда Иске татар бистәсе яңартылды, кайбер тарихи биналар төзекләндерелде. Әмма Казан үзәгендә туристларга күрсәтелми торган, җимерек хәлдәге биналар әле шактый. Алар арасында Ак мәчет, Дворяннар җыены кунакханәсе, Халитовлар утары да бар. Миңнеханов бу юлы алар янында булырмы, төзекләндерүне башлау өчен күрсәтмә бирерме?

XS
SM
MD
LG