Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:38

Быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасы 12нче тапкыр үткәрелә. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бу чара бәйгесенә яшь архитекторларның да кушылуы киләчәктә шәһәр йөзенең татарлыкка таба үзгәрүенә этәргеч бирер дип белдерә.

Бу көннәрдә Татарстанда "Мин татарча сөйләшәм" чаралары районнарда уза, 10 апрель мәктәпләр арасында бәйге төгәлләнәчәк. 22 апрель Казанда "Татар-дозор" уены булачак. 26 апрель Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм"нең төп чарасы уза. Альтернатив татар музыкасы концертыннан тыш татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары, хөрмәт итмәгәннәргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылачак, төрле бәйгеләр дә каралган.

Азатлык Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин белән быелгы "Мин татарча сөйләшәм"нең үзенчәлекләре турында сөйләште.

Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

– Тәбрис, быелгы чараларның үзенчәлеге нидә булачак?

– Быелгы иң зур үзенчәлек – без яшь архитекторларга чыктык һәм алар да "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесендә катнаша. Бу – уникаль күренеш, чөнки без – яшь архитекторлар белән эшләүче бердәнбер татар иҗтимагый оешмасы. Яшь архитекторлар киләчәктә шәһәр йөзен булдыручылар. 25-30лап кеше төркемнәргә бүленеп әлифбаның беренче "Ә" хәрефе стилендә төрле архитектура әйберләре, ART-объектлар ясады.

"Ә" хәрефен Казан архитектура-төзелеш университеты ишек алдына куярга җыенабыз

Сәнгать белгече Гүзәл Фәйзрахманова һәм йорт җиһазлары ясаучы "Куллар" студиясе белән берлектә кечкенә генә шура булдырдык. Без яшь архитекторлар белән дүрт тапкыр очраштык инде. Эшләренә төрле төзәтмәләр кертелде. Җиңеп чыккан төркемнең эшен Бауман урамына урнаштырачакбыз. Бу хәрефне алга таба Казан архитектура-төзелеш университеты ишек алдына куярга җыенабыз.

Максатыбыз – шәһәрдә ART-объектлар, кече архитектура әйберләре һәм шулай ук утыргычлар, лампалар ясаганда татар стилендә дә эшләп булганлыгын күрсәтү. Татар телен дә тема итеп алырга мөмкин дигән идеяне алга сөрәбез. Яшь архитекторлар биш-ун елдан татар стилендә дә эшләр дип, аларны да "Мин татарча сөйләшәм"гә җәлеп иттек.

– "Татар-дозор"да үзгәлекләр көтеләме?

– "Татар-дозор" уены быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. 3 апрель аны оештыручыларның соңгы очрашуы булды. "Татар-дозор"ны хәзер элек бу уенда катнашканнар оештыра. Оештыручылдарның берсе – Илдар Шәфиков. Ул – яшьләр форумының яңа активисты. Алар "Татар дозор"ны яңача уздыралар.

300гә якын кеше "Дәрдмәнд алтыны"н эзләргә китәчәк

"Татар-дозор"ның мәгънәсе үзгәрми, ул – башкалада ике теллелекне барлау. Ике теллекне барлый белергә өйрәнү уен аша барачак. Быел ул "Дәрдмәнд алтыны"на багышланачак. Белгәнебезчә, алар – алтын приискалары тоткан кешеләр.

300гә якын кеше төркемнәргә бүленеп шәһәр буйлап "Дәрдмәнд алтыны"н эзләргә китәчәк. Төркемнәр шәһәрдә кызыклы, мәгънәле татар сүзләрен эзләп табып, төрле биремнәр үтәячәк. "Татар дозорны" киләчәктә төрле квест уеннар оештыра торган үзәкнең башлангычы булыр дип өметләнәбез.

– "Татар дозор" дигәннән, Казаннның бик күп урамнарында татарча язулар юк диярлек, язулар гел урысча гына. Берничә дистә урысча язуга бер татарча очрарга мөмкин. Аңа игътибар иткәнегез бармы?

– Әлбәттә! Кышын бер журналист белән Казанның кеше күп йөри, туристлар була торган урамнарына чыккан идек. Юл күрсәткечләрен, реклам язуларын, элмә такталарны барладык. Татарча булмау безне бик борчый. Әгәр без вазгыятьне дәүләт дәрәҗәсендә үзгәртә алмасак, Казанның киләчәге әнә шундый булачак. Казан каралган, матур итеп төзелгән, Европа шәһәрләрен хәтерләтә, әмма монда татар үзенчәлекләренә, татарча язуларга урын юк.

– "Мин татарча сөйләшәм"нән соң нәтиҗә ясап, аны хөкүмәткә, район җитәкчеләренә тапшырырга җыенмыйсызмы? Аерым алганда, Татарстан хөкүмәтендәге мәдәният, спорт һәм телләрне үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага?

– Без һәрвакыт искәртеп киләбез, хатлар язып торабыз. Мэриядә татар теленә багышланган утырыш булган иде. Анда татар конгрессы вәкиле буларак катнашып, татар теле мәсьәләсен күтәрдем. Муниципалитетларга ким дигәндә ике телне дә белә торган, элмә такталарны татарча да тәкъдим итә торган белгеч кирәк дип әйттем.

Казанга килгән кунаклар да, беренче чиратта, татарлык эзли

Татар телен кертүгә җәмәгатьчелекнең генә көче җитми икән, димәк, аны дәүләт структуралары аша да эшләргә кирәк. Транспортта икетеллелек хәл ителде, хәтта инглизчә дә бар, әмма калган җирдә вазгыять үзгәрми.

Казанга килгән кунаклар да, беренче чиратта, татарлык эзли. Социологик тикшеренүләргә күз салсак, башкалада яшәүчеләр дә ике, өчтеллелеккә уңай карый. Яшь буында да моңа тискәре караш юк. Ике теллелекне кертү өчен дәүләт оешмалары эчендә бер схема барлыкка килергә тиеш дип уйлыйм. Рөхсәт алмыйча, син бит элмә тактаны беркетә алмыйсың. Моның өчен белгеч утыртып, татарча вариантны бушлай тәкъдим итү кирәк.

"Татар дозор"га килгән вакытта, без ачыкланган хаталы элмә такталарны, башка фотоларны хөкүмәт порталының "Халык контроле" битенә кертәчәкбез.

– Икетеллелек мәсьәләсен бәлки президентка язаргадыр? Муниципалитетлар кыймылдарга теләми бит?

– Беләсезме, президентка язгач, ул барыбер аскарак, шул ук муниципаль оешмаларга төшәчәк. Соңгы сүз алардан булачак. Акча җитү-җитмәү мәсьәләсе күтәрелергә, төрле вариантлар күрсәтелергә мөмкин. Минемчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен җәмәгатьчелек һәм муниципалитетлар ниндидер бер тема алып, икетеллелекне ничек кертеп җибәрү турында сөйләшү кирәк. Фикер белдерүләр дә, мөрәҗәгать итүләр дә хәйран булды. Хәзер аның схемасын булдырып, билгеле бер бүлекләргә белгечләр утырту кирәк. Икетеллелек транспорт системына кереп китте бит, бернинди каршылыклар да, кыенлыклар да булмады.

– Чарага быел да районнар кушылдымы?

"Мин татарча сөйләшәм" – гражданлык позицияңне дә белдерү

– Быел "Мин татарча сөйләшәм"дә өч бәйге уза. Алар бик популяр. Беренчесе – районнарда мәктәпләр арасында уза торган "Мин татарча сөйләшәм" чарасы. Мәктәпләрдәге төркемнәр урамга чыгып халыкка хезмәт күрсәтә торган урыннарга – почтага, янгын сүндерүчеләр оешмасына, хакимият бинасына, кибетләргә һәм башка җирләргә барачак. Аларны татарча сөйләштереп караячак, элмә такталарын барлаячак. Татарча сөйләшмәгән урыннарда татарча сөйләшү тәкъдиме белән чыгачаклар. Без аларны да хаталы такталар булганда ничек төзәтергә һәм татарча булмаганнарына ничек куярга тәкъдим итү өчен хатлар язарга да өйрәтәбез.

"Мин татарча сөйләшәм" – ул концерт кына түгел, ә үзеңнең гражданлык позицияңне дә белдерү. Бу эшкә яшь буынны да өйрәтергә тырышабыз.

"Иттифак" төркеме "Мин татарча сөйләшәм"дә. 2016 ел
"Иттифак" төркеме "Мин татарча сөйләшәм"дә. 2016 ел

– Өч бәйге дидең, беренчесе булды. Ә икенче бәйге?

– Былтыр без сайт ачу һәм аның рейтингын булдыруны керткән идек. Быел да аны дәвам итәбез. Көндәлек тормышта дәүләт һәм шулай ук хосусый оешмаларга мөрәҗәгать иткән активистларның сайтларын барлап, карап рейтингын төзеп чыгачакбыз.

Икенчесе – ул музыкаль бәйге. Күп еллар эчендә "Мин татарча сөйләшәм"дә 30лап төркем чыгыш ясады инде. Узган елдан бирле без хәзер бәйге рәвешендә яңа башкаручылар эзлибез. Быел бәйгегә чыгучылар күбрәк. Аның үз шартлары бар: минуска җырларга ярамый, тере тавыш булырга тиеш.

Juna бәйсез татар сәхнәсенең йолдызына әверелде

Хәзер безнең Вконтакте төркемендә тавыш бирү бара. Иң күп тавыш җыючы 26 апрель чарабызның йомгаклау чарасында сәхнәдә булачак. Мондый төркемнәр татар тормышына бик актив кереп китә һәм иҗат итүен дәвам итә. Былтыр Juna төркеме җиңгән иде. Хәзер бу төркем концертларда, шәһәр күләмендә уздырылган чараларда катнаша. Алар бәйсез татар сәхнәсенең йолдызына әверелделәр.

12 апрельдә үтәчәк "Фатирник" чарасы әлеге музыкаль бәйгенең бер этабы булачак. Элекке Алафузовлар фабрикасы бинасы хәзер сәнгать мәйданчыгы булып тора. Анда концерт булачак һәм бәйгедә иң күп тавыш җыючылар да катнаша.

Шунда ук "Мин татарча сөйләшәм" чарасы волонтерларының җыены да узачак. Алар, йөзләгән кеше, "Мин татарча сөйләшәм"гә кадәр урамнарга чыгачак. Икетеллекнең өстенлекләре турында сөйләячәк, кулланмалар да таратачаклар.

"Мин татарча сөйләшәм" унлап чарадан тора. Елда була торган чараларның берсе – татар телен кулланмаганнарга антипремия бирү, кулланганнарга рәхмәт хатлары тапшыру. Бу, гадәттәгечә, 26 апрель көнне Бауман урамында йомгаклау чарасында булачак. Ул кичке дүрттә башлана һәм унга якын артист чыгыш ясаячак. Анда шулай ук төрле бәйгеләр дә узачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

"Мин татарча сөйләшәм" тамашасында Татарстан һәм Башкортстан әләме тоткан яшьләр. 26 апрель, 2016
"Мин татарча сөйләшәм" тамашасында Татарстан һәм Башкортстан әләме тоткан яшьләр. 26 апрель, 2016

– "Мин татарча сөйләшәм"не үзләренә үрнәк итеп алган башка милли республикалар бармы?

– Безгә башкорт, чуаш, мари, саха (якут) яшьләренең килеп киткәне бар. Хәзер Саха (Якутия) республикасында "Мин сахача сөйләшәм" дигән чара уза. "Мин марича сөйләшәм" күп еллар дәвам итә. Башкорт һәм чуаш яшьләре, башка халыклар да шундый чара үткәрсә, әйбәт булыр иде. Безнең эш җитеп бетмиме, әллә аларның теләге юкмы – бу ягы билгесез. Без бу эшне дәвам итәчәкбез.

Без ике ел элек башка төбәкләрне, Татарстандагы районнарны да чарабызга чакыру традициясе керттек. Быел да Идел буе төбәгендәге республикалар һәм Башкортстан яшьләрен чакырабыз. Былтыр Төмәннән дә килделәр. Алар килеп, бәйрәмдә катнашып, хәтта кайберләре волонтер булып булышып китә. 26 апрельдәге чарабызга төрле районнардан "Татар-дозор"да катнашкан мәктәпләр дә кызыксынып килә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG