Accessibility links

Башкортстанда яшәүче журналист, язучы Венера Мәҗитова милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче "Өй ашлары" китабы чыгара. Беренче чыгарылыш инде таралып бетсә, икенчесе битләр саны арттырылып апрель урталарында Казан басылып халыкка тарала башлыячак, диде Азатлыкка Венара ханым. Без аның белән журналистның милли аш-су остасына әйләнүе, иҗаты, яңа китап хакында сөйләштек.

Башкортстанның Илеш районы Иске Кыргыз авылында, бүгенгәчә туган төбәгендә яшәгән, "Кызыл таң" газетының Илеш, Чакмагыш районнарындагы хәбәрчесе, шагыйрә, язучы Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мәҗитова үзе дә ашарга пешерергә кияүгә чыгып, балалар үстерә башлагач кына өйрәнгән икән. Бүген гүзәл затлар арасында милли ашларны өйрәнүгә ихтыяҗ зур, ди ул. Ләкин, шулай да, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә ярдәм итәргә, аларны канатландырып торырга кирәк, дип өстәде язучы.

Венера Мәҗитова Азатлыкка татар милли ашларына багышланган китапларның күп түгеллеген белдерде. Гәрчә, интернетта, социаль челтәрләрдә аш-су серләрен уртаклашучы хуҗабикәләр бик күп булса да. Аның бүгенге иң популяр рецептлар җыелган өр яңа китабыннан хуҗабикәләр башка халыкларның аш-суларын да, милли ризыкларны да пешерергә өйрәнә алачак.

Аш-су остасы "Өй ашлары" китабын чыгару уеның каян барлыкка килгәнен сөйләп китте.

Үзем белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә өйрәтәсем килә

– Әгәр журналист булмасам, мин, мөгаен, агроном-бакчачы, алай да булмасам, аш остасы булыр идем. Дөресен әйтим, кияүгә чыкканчы мин аш төрләндереп пешерә белми идем. Ашарга пешерергә мин гаиләле булгач кына өйрәндем. Хәзер инде үзем белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә, яңа гына гаилә тормышына аяк баскан яшь хуҗабикәләргә өйрәтәсем килә. Менә шушы уй мине "Өй ашлары" китабына алынырга мәҗбүр итте дә инде.

Мин гомерем буе Татарстанның танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның китапларын уку һәм шулар нигезендә аш-су әзерләү турында хыялландым. Тик шул китапларның берсен дә бүгенгәчә кулга төшерә алмадым. Шулай туры килде, Казанга ике баруымда да Бауман урамында урнашкан кибеткә керергә җай чыкмады. Югыйсә, Юныс аганың китапларын сатып алырга уем да бар иде. Иң зур хыялым – киләчәктә дә, Юныс ага кебек, татар аш-суларын популярлаштыру. Шушы китапны чыгарып, мин аңа таба бер адым ясадым инде. Билгеле ки, тәүге адымнан соң икенчеләре бик җиңел ясала. Минем очракта да нәкъ шулай булыр, дип өметләнәм.

Әдәби иҗат белән балачактан ук шөгыльләнә башладым. Башта шигырьләр яздым, соңрак прозага күчтем. 2013 елда Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында "Туйга өч көн кала" дигән тәүге хикәяләр җыентыгым дөнья күрде. Моннан тыш, "Төн артыннан көн туа" (2013), "Илешемнең данлы кешеләре" (2015), "Чәчәк атты сирень" (2015), "Сарьян эзләре буйлап" ( 2016), "Бер адым" (2016) җыентыкларым басылды.

Милли ашларга өстенлек бирелде

– "Өй ашлары" китабына татар милли аш-сулары кердеме?

– Милли аш-сулар да, башка халыкларныкы да керде. Гомумән, өйдә нәрсә пешерелә – шулар. Алай да, милли ашларга өстенлек бирелде.

­– Эчтәлеге ничегрәк төзелде?

– Китапка "Беренче ашлар", "Икенче ашлар", "Чәй ашлары", "Тортлар", "Тозлы ризыклар", "Кабымлыклар", "Яраткан салатларым", "Кайнатмалар", "Кышкы салатлар", "Компотлар-сутлар" "Эремчек эшләү серләре", "Файдалы киңәшләр – лайфхаклар" кебек бүлекләр керде.

– Озак эшләндеме? Ярдәм итүчеләр булдымы?

– Озак эшләнде дип әйтә алмыйм. 2015 елдан мин кайбер рецептларымны "Вконтакте"дагы битемә дә элеп бара башладым. Аннан бер китапка тупларга булдым.

Венера ханым, "Өй ашлары"ның беренче чыгарылышы никадәр басылган иде, икенчесе ничә данә чыгачак, үзгәрешләр булачакмы?

– Китапның тәүге партиясе 7 мартта 700 тираж белән чыкты. Бүген алар сатылып бетте диярлек. Китап чит илләргә дә таралды, электрон форматта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истанбул, Испаниянең Барселона, АКШның Питтсбург, Италиянең Рим шәһәрләренә, Сардиния утравына да китте.

Шушы көннәрдә "Иделпресс" нәшриятына янә 999 китап бастыруга мөрәҗәгать биреп кайттым. Аллаһ теләсә, бу юлы китапның тулыландырылган һәм яңартылган варианты дөнья күрәчәк. Димәк, мин дөрес юлда!

Тәмле итеп һәм төрләндереп пешерә белү бары бездән, хуҗабикәләрдән тора

Бу китапны чыгарып мин шуны аңладым: бүгенге көндә гүзәл затлар арасында милли ашларны өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Чөнки һәр хуҗабикә гаиләсенә – иренә һәм балаларына әзерләнгән ризыкка күңел җылысын да кушып пешерә. Шуңа, ул икеләтә тәмлерәк килеп чыга. Ризык ул безгә Аллаһы тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәт. Аны исраф итмәү, тәмле итеп һәм төрләндереп пешерә белү бары бездән, хуҗабикәләрдән тора.

XS
SM
MD
LG