Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске татар бистәсе брендына иҗади бәйге игълан ителде


Иске Татар бистәсендә
Иске Татар бистәсендә

"Иске шәһәр" префектурасы "Иске татар бистәсе брендын булдыруга бәйге игълан итте.

Иске Тататр бистәсенең үзенә генә хас рәсеме әлеге җирлекне таныту, анда эчке һәм халыкара туризмны җәелдерү өчен кирәк, диелә "Иске шәһәр" сайтында.

Бәйгене "Иске шәһәр" префектурасы, Казан башкарма комитеты Казан архитектура-төзелеш университеты, Русия дизайнерлары берлегенең Татарстан бүлеге теләктәшлегендә оештыра.

Бәйге йомгаклары 20-21 июньдә ясалачак, 22 июньдә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Соңгы вакытларда Иске татар бистәсенә игътибар зур. Иске татар бистәсенең багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка Казандагы татар белән бәйле һәр бистәне торгызу кирәк дигән иде.

"Безгә бүген татарлыкны көчәйтү өчен Иске бистәнең, Яңа бистәнең һәм Ике бистә арасының өчесен бергә берләштереп концепциясен эшләү кирәк. Аларны аерым-аерым да карау кирәк һәм зуррак планда бергә карарга тиешбез. Ул безнең үткәнебез генә булып калырга тиеш түгел. Ул безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез дә булырга тиеш", диде Вәлиев.

XS
SM
MD
LG