Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев казакъ телен латин имласына күчерү эшләрен башларга кушты


Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты.

"Без әзерлек эшләре башлыйбыз. Хөкүмәт казакъ телен латин имласына күчерү графигын төзергә тиеш", диде Назарбаев "Егемен Казахстан" ("Бәйсез Казакъстан") газетасына язылган мәкаләсендә.

Галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән киңәшләшкәннән соң 2017 ел ахырына кадәр казакъ әлифбасының латиндагы бердәм стандартлары эшләнәчәк, диелә.

"2018 елдан яңа әлифбаны өйрәтү өчен белгечләр әзерләүне һәм урта мәктәп өчен дәреслекләр чыгаруны башларга кирәк. Алдагы ике елда оештыру эшләре белән шөгыльләнергә кирәк," ди Назарбаев.

Беренче вакытта латин имласы белән беррәттән кирил имласы да кулланылачак.

Казакъстан президенты сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. "2025 елга без бөтен документларны, вакытлы матбугатны, дәреслекләрне латин имласына күчереп бетерергә тиеш. Моңа күп калмады, вакыт уздырмыйча, эшкә тотынырга кирәк", диелә Назарбаев мәкаләсендә.

Казакълар 1929 елдан 1940 елга кадәр латин имласын кулланды. Ул гарәп графикасына алмашка килде. 1940 елда казакъ әлифбасы кирил имласына күчте.

Узган гасыр ахырында татар телен дә латин имласына күчерү омтылышлары булды. 1999 елда татар телен латин имласына күчерү карары һәм яңа әлифба кабул ителде. 2001нең 1 сентябрендә карар инде өлешләп үтәлә дә башлады.

Ләкин әлеге эшкә Мәскәү каршы төште. 2002 ел гыйнварында Дума Русиядәге милли азчылыкларның телләре рәсми статуска ия икән, фәкать урыс имласында гына була ала дигән канун кабул итте. 2004 елда моны Русиянең Конституция мәхкәмәсе раслады. Шулай итеп Татарстанның татар телен латин графикасына кайтару нияте кире кагылды. Рәсми Казан халыкара мәхкәмәгә бирү мөмкинлегенә ишарә ясаса да, моңа җөрьәт итмәде. Нәтиҗәдә татар теле кирил хәрефләрендә калды.

XS
SM
MD
LG