Петербур вице-губернаторы Анна Митянина хәбәр итүенчә, шәһәр метросында шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән бер кеше хастаханәдә вафат булган. Шулай итеп, интихарчыны да санаганда, теракт корбаннары саны 15кә җитте.
11 апрельгә Петербур метросында зыян күрүчеләр итеп 102 кеше танылды. 51 кеше, шул исәптән бер бала, хастаханәләрдә ята. Терактта һәлак булган 13 кеше җирләнгән.
3 апрель Петербур метросында шартлау булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады.
Шартлау оештыруда Кыргызстан ватандашы Акбаржон Җәлилов шикләнелә.
6 апрель көнне Тикшерү комитеты Петербур һәм Мәскәүдә терактка бәйле булуда шикләнелгән сигез кешенең тоткарлануын әйтте.