Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алишер Усманов Алексей Навальныйны мәхкәмәгә биргән


Алишер Усманов
Алишер Усманов

Русия миллиардеры Алишер Усманов оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны һәм аның Коррупциягә каршы көрәш фондын мәхкәмәгә биргән. Гариза Мәскәүнең Люблинский мәхкәмәсендә 12 апрель кич тапшырылган.

Алишер Усмановның дәгъвасы ни турында икәне белдерелми. Дәгъваны карау көне дә әлегә билгеләнмәгән, дип яза РИА Новости.

Үзенең абруен төшерүче язмалар һәм яла якканы өчен Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальныйны мәхкәмәгә бирергә җыенуын бизнесмен Алишер Усманов берничә көн элек ​белдергән иде.

Олигарх Русия премьер-министры Дмитрий Медведев белән бәйле фондка җир кишәрлеге һәм утар бирүе турындагы Навальный гаепләүләрен кире кага. Усманов белдерүенчә, Мәскәү янындагы Знаменское бистәсендәге сеңлесе өчен алынган утарны ул "Соцгоспроект" фондының 12 гектарлык җир кишәрлегенә алыштырган.

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү хисабын чыгарды. Әлеге тикшеренүдә Усманов Медведев белән бәйле "Соцгоспроект" дип аталган фондка Рублевкада йорт һәм җир кишәрлеге бүлеп биргән диелә.

XS
SM
MD
LG