Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең куәт төркемнәре Бакчасарайда кырымтатарларны тоткарлаган


13 апрель Бакчасарайда Русиянең куәт төркемнәре кырымтатарлар йортларында тентүләр үткәреп, берничә кешене полиция бүлегенә, мәхкәмәгә алып киткән иде.

Бакчасарай мәхкәмәсе түбәндәге хөкемнәр чыгарган:

Азиз Азизовка – 7 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү. Мустафа Абдурамановка – 7 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү. Ремзи Зудиевка – 3 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү. Эскендер Меметовка – 2 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү. Шевкет Абдурамановка – 10 мең сум җаза.

Атнакич шулай ук Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән 6нчы һәм 7нче микрорайонында Риза Муждабаев, Сейдамет Мустафаев йортларында тентүләр узды.

Юл хәрәкәтен күзәтүче полиция юлларны бикләде. Моны тоткарланганнарга ярдәмгә килүчеләрне җибәрмәс өчен эшләгәннәр.

Хизб ут-Тәхрир оешмасында катнашуда шикләнелгән тоткарланганнарның йортларыннан электрон җиһазлар, флэшкалар, компьютерлар алынган. Тоткарланганнарны яклау өчен килгән күрше кырымтатарларны полиция чукмары белән кыйнаганнар, Росгвардия, ОМОН куәт төркемнәре китерелгән. Бер кырымтатар аңын югалткан. Тагын кыйналган бер кырымтатарны хастаханәгә алып киткәннәр.

Адвокат Джемиль Темишев хәбәр итүенчә, тоткарланганнарны Бакчасарай мәхкәмәсенә алып киткәннәр. Мәхкәмә янына кырымтатарлар җыела башлаган.

Русия аннексияләгән Кырымдагы эчке эшләр идарәсе әлеге хәлне – Русиядә тыелган оешма әгъзаларына карата "чираттагы чара" ("плановое мероприятие") дип белдерә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр, кырымтатарларның югалуы, үле килеш табылучылар даими күренешкә әйләнде.

XS
SM
MD
LG