Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУдан татар телен "кысып чыгару эшен" туктатуны таләп итеп пикет узды


Рәфыйк Кәримуллин КФУ каршында
Рәфыйк Кәримуллин КФУ каршында

Пәнҗешәмбе Казан федераль университетының төп бинасы каршында "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетка чыкты. Ул КФУда татар телендә белем бирү системын булдыруны таләп итте.

Кәримуллин кулындагы плакатка "Гафуров! Университеттан татар телен кысып чыгару эшен туктат!" диелгән иде.

"Без КФУда алып барылган телләр сәясәтенә ризасызлык белдерәбез. Ректорлыкка Гафуров килгәннән соң университетның барлык өлкәләреннән дә татар теле кысып чыгарылды. Татар филологиясе факультеты юкка чыгарылды дип әйтергә мөмкин, ул кафедра булып кына калды. Без моны дөрес түгел дип саныйбыз, бу татар телен мыскыл итү", диде Рәфыйк Кәримуллин Азатлыкка.

"Азатлык" активисты КФУда татар телендә белем бирүне таләп итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Пикетта активист Илшат Гафуровтан "татар телен хөрмәт итүен" һәм КФУда татар телендә белем бирү системын булдыруны таләп итте. Моннан тыш, активист фикеренчә, әлеге систем журналистика белән филологияне генә түгел, ә барлык фәннәрне - физиканы, биологияне, юриспруденцияне һәм башкаларны үз эченә алырга тиеш.

"Югары белемсез татар теле үз позициясен тиз югалтачак, бу күренеш инде башланды да", ди Кәримуллин. Югары белемне татар телендә бирү аның абруен арттырачак, дип саный активист. Ә бу, үз чиратында, Татарстан Конституциясенең республикада татар теле - икенче дәүләт теле диелгән өлешен үтәү булачак, ди Кәримуллин.

Күптән түгел Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов КФУ ректоры Илшат Гафуровны КФУда педагогик белем бирүне, татар укытучыларын әзерләүне юкка чыгарган өчен кискен тәнкыйть белдергән иде. Бу хакта Фәттахов 11 апрель Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Арчада узган күчмә утырышында әйтте.

Моңа каршы җавап итеп КФУ ректоры Илшат Гафуров Энгел Фәттаховны үз балаларын чит илдә укытуда гаепләде.

Пәнҗемшәбе көндез Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте Фәттаховның өч баласы да Казан уку йортларын тәмамлавы, бер кызының гына Казан медицина университетыннан соң Британиядә укуын дәвам итүе турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG