Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә Uber тыелу, кояш энергиясе рекорды һәм бүлмә-дисплей


Азатлык 2 атна дәвамында булган иң кызыклы фән һәм технология яңалыкларын барлый. Италия мәхкәмәсе Uber такси хезмәтен тыя, Британия кояш энергетикасында рекорд куя, Lightform исә бүлмәне зур дисплейга әйләндерергә тәкъдим итә.

Бу атна заманча технологияләр дөньясында бик үк көтелмәгән вакыйга урын алды. Италия мәхкәмәсе Uber ширкәтенең барлык хезмәтләрен илдә куллануны тыйды. Шулай итеп хәзерге вакытта такси һәм башка хезмәтләрне куллану мөмкин булмас. Мәхкәмә карары ширкәтнең барлык хезмәтләренә дә, шулай ук реклам материалларын куллануга да карый.

17 апрельгә кадәр шикаять бирелмәгән очракта, Uber илдә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булачак, бу карарны бозган һәр көн өчен $10 600 күләмендә штраф түләү мәҗбүри булачак. Uber белдергәнчә, алар бу карарны шикаять итәчәк. "Моны без 25 ел элек кабул ителгән канун нигезендә чыгарылган карар дип саныйбыз. Бу – тарихка бәйләнү һәм аерым өстенлекле кешеләрне саклау гына булып тора. Итальяннарга яңа технологияләрдән файда күрергә кирәк" диелә ширкәт белдерүендә.

Дөньяда бу яңа такси хезмәтенә каршы беренче генә адым түгел. Апрель башында АКШ такси йөртүчеләре дә Лос-Анджелес федераль мәхкәмәсенә күмәк мөрәҗәгать тапшырды. Алар ширкәтне монополия урнаштыруда һәм навигацион програмны максатчан кыйбат сәфәрләр оештыру өчен куллануда гаепли.

Uber – дөньяның иң алдынгы технологияле транспорт ширкәтләренең берсе. Азатлык моңа кадәр хезмәтнең оча торган такси һәм йөртүчесез машиналар планнары турында хәбәр иткән иде.

Кояш энергиясе төнлә күпләп кулланыла башлый

National Grid бу атналарда зур яңалык игълан итте: төнлә кояш энергиясен куллану көндезгедән артты. Бу кояш энергиясен бары тик шунда ук куллану принцибы белән генә чикләнмичә, аны саклап, даими энергия чыганагы буларак куллануга күчү дигәнне аңлата.

"Төнлә кояш энергиясен күбрәк куллану бөтен элекке кагыйдәләрне юкка чыгара. Бу – Британия энергетикасында күләмле үзгәрешләр булуын аңлата", ди National Grid ширкәтенең идарә менеджеры Дункан Берт.

Британиядә кояш энергиясен куллану арта бара. Йортлар түбәләрендә, кырларда урнашкан кояш панельләре илнең 15ләп процент электроэнергиясен тәэмин итә. Европаның башка илләрендә дә экологик чиста һәм тәмамланмый торган энергияне куллану арта бара.

Бер җиһаз бүлмәне дисплей итә ала

Lightform исемле кечкенә җиһаз теләсә нинди бүлмәнең 3D харитасын булдыра ала, һәм шуның белән бөтен бүлмәне зур дисплей итеп кулланып була.

Җиһазны проекторга тоташтырырга кирәк. Ул бөтен бүлмә өслеген махсус челтәр белән каплый, җиһаз исә барлык кабарынкылыкларны, тигезсезлекләрне барлый һәм бүлмәнең 3D харитасын булдыра. Шуннан соң систем бу хаританы төрле мәгълүматны күрсәтер өчен куллана, ягъни бүлмәнең теләсә кайсы урыныннан экран ясый.

Lightform болай эшли:

Мисал өчен диванда ятып, фильмны диварда гына карап була, шуннан соң аш бүлмәсендә кирәкле рецептларны өстәлгә чыгарып була. Үтүкләү тактасы фотоларны күрсәтә ала, ә сәгать – доллар һәм евро курсларын. Ягъни теләсә нинди өй предметын яки өслеген сезгә кирәкле мәгълүмат яки күңел ачу чарасы итеп була.

​Җиһаз әлегә прототип буларак ясалган. Уңышлы тесттан соң аны сатуга чыгару ниятләнә.

XS
SM
MD
LG