Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа тапшырулар берлеге Русиянең Евровидение бәйгесендә катнашмавын раслады


Европа тапшырулар берлеге (European Broadcasting Union (EBU) Русиянең Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашмавын рәсми раслады.

"Русиядән Евровидениедә катнашырга җыенган Юлия Самойловага Киевка керү рәсми тыелганнан соң, ЕВU Беренче каналга ике альтернатив вариант тәкъдим итте. Бу Русиягә бәйгедә катнашырга мөмкинлек бирә иде", диелә белдерүдә.

Ләкин Беренче канал ике тәкъдимне дә кире какты. Димәк, "Русия быел бәйгедә катнаша алмый," ди ЕВU.

"Без бөтен 43 ил дә катнашсын дип теләгән идек һәм әлеге максатка ирешер өчен бар мөмкинлекне кулландык", диелә белдерүдә.

Шул ук вакытта Евровидениенең күзәтү шурасы рәисе Франк-Дитер Фрейлинг бәйге оештыручылары Самойловага Украинага керүне тыю карарын хөкем итә, ләкин бәйгегә әзерлек тулы көчендә бара дип белдерә.

Украина Иминлек хезмәте Русия җырчысы Юлия Самойловага өч елга Украинага керүне тыйды.

2015 елда Юлия Самойлова аннексияләнгән Кырымга Мәскәүдән килеп чыгыш ясаган булган. Шулай итеп, урыс җырчысы украин канунын бозган, диелә. Украина канунына ярашлы, ярымутрауга бары тик Киев рөхсәте белән генә керергә мөмкин.

Әлеге хәлдән соң ЕВU Русиягә башка җырчыны сайлау яки Самойлованы читтән торып катнаштыру тәкъдимен ясады. Ләкин Русия моннан баш тартты.

Евровидение-2017 май аенда Киевта узачак.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG