Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кытай татарлары да Тукайны укып үскән"


"Кытай татарлары да Тукайны укып үскән"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

14 апрель Казанда Тукай фонды җитәкчесе, журналист Риман Гыйлемханов "Истә калганнар" китабын тәкъдим итте. Ул бу җыентыкны язар өчен үз машинасында Кыйтайга кадәр барып, Тукай белән бәйле истәлекләрне туплап кайткан.

2010 елның августында Тукай фондыннан дүрт журналист - Риман Гыйлемханов, Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина, Альбина Газизуллина җиңел машига утырып 46 көнлек сәфәргә чыгып китә. Егерме мең чакрым ара узып, Казаннан Кытайга кадәр барып Тукай турында мәгълүмат туплап кайталар.

"Тукай миңа туганым гына түгел. Татар журналистикасында кырык ел эшләү дәверендә һәрвакыт Тукай шәхесенә мөрәҗәгать иттем. Укыган чорда шагыйрьгә багышланган курс эшләре яздым.

Максатыбыз – Казакъстан һәм Кытайда яшәүче халыкларның Тукайга карата булган истәлекләрен туплау, аларны бер басмага җыю иде. Ә акча юк. Шуңа күрә, “Истә калганнар” китабын туплау сәфәре үземнең исәптән чыкты дисәм дә була. Әҗәтләрне өч ел буе түләдем. Машина белән санасак биш ел. Сәфәр чыгымнарынының бер өлешен капларга Казан кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева да булышты”, диде Риман Гыйлемханов.

Әлеге сәяхәтнамә Татарстан китап нәшриятендә әлегә 500 данә белән чыга. Китап Тукай турында сөйләгән һәр кешегә, Казакъстан һәм Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең һәркайсына барып җитте, ди автор. Сәфәр вакытында алар Риман әфәнде командасына бик нык булышкан.

“Китап бик күп эзләнүләргә юнәлеш бирә. Аннан бик күп мәгълүмат алып була. Бу киләчәктә дә кабат-кабат укыла торган китап. 20 мең чакрымлык сәфәр – 20 тапкыр Мәскәүгә барып кайту кебек. Тик томалдан, мондый озын юлга кем чыга? Риман Гыйлемханов бу сәфәрдә юл казасына эләгеп, имгәнеп кайтты, күпме акча, көч түгелде бу китапны бастырырга. Бу интегеп чыгарылган китап. Шуңа күрә, берсүзсез, бу китап өчен яшь яңа буын әле рәхмәт әйтәчәк”, дип белдерде китапны тәкъдим итүдә катнашкан шагыйрь Зиннур Мансуров.

Риман әфәнде әлеге сәяхәтнамәнең авырлык белән тупланып, кыенлыклар аша үтеп басылуын берничә тапкыр әйтеп үтте.

"Китапны чыгару зур мәшәкатькә әверелде. Кайтканда, юл казасына очрадык, сигез тапкыр әйләндек. Рульдә үзем идем. Аллаһы тәгалә бар, исән калдык. Сынган сөякләрне ялгау һәм дәвалану өчен бер ай вакыт кирәк булды. Китапны бер ел эчендә яздык, ләкин чыгарырга мөмкинлек юк иде. Байларны эзләп карадым, ярдәм итүче табылмады. Изге эш башкаргансыз, афәрин, дип җилкәдән генә сөйделәр. Арча егете, депутат, Таттелеком оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин моны ишетеп үзенә чакырды, кулъязманы сорады. Китапны Татарстан китап нәшриятендә бастырырга акчаны ул бирде, ярдәме зур булды", дип сөйләде Риман Гыйлемханов.

“Истә калганнар” сәяхәтнамәсенең электрон вариантын китап нәшриятенең сайтыннан да укырга була икән. Аз тираж белән чыкса да, кайбер китапханәләргә дә таратылуы әйтелде.

XS
SM
MD
LG