Accessibility links

шимбә, 22 июль 2017, Казан вакыты 15:38

"Ак калфак" җыены: Орчык, калфак, Сабан туйлары, ә хокукларны кем яклар?


100 ел элек татар хатын-кызлары җыенда ирләр белән бертигез хокукта булу, сайлауларда катнашу, югары җитәкчелектә эшләү мөмкинлекләре булдыру кебек проблемнарны күтәреп чыккан булса, бу атнада Казанда узган V Татар хатын-кызлар форумында төп мәсьәләләр телне һәм татар гаиләсен саклау булды.

Җыенга төрле дәрәҗәдәге түрәләр чакырылган булса да, исемлектә булганнары залда күренмәде. Мәсәлән, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов татар хатын-кызлар җыенына килергә вакыт тапмаган. Республиканың кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурская да, бала хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина да килмәде. Депутат һәм министр ханымнар да, мәдәният белән мәгариф өлкәсендә эшләүче башка эреле-вак түрәләр дә күренмәде. Иң зур вазифалы кеше Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова иде.

Римма Ратиникова
Римма Ратиникова

Хәер, Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, соңга калып булса да, килде, әмма, әллә урын табылмады, әллә калфаксыз килүенә кыенсынды – ул бик тиз арада залда юк булды.

Калфак дигәннән, былтыр бу чарада барысы да калфактан, милли күлмәктән булырга тиеш дигән таләп куелган иде. Бу хакта бераз тавыш та кубып алды. Быел инде мәҗбүриләүче сүзләргә саграк булганнар, әмма калфаксыз, яулыксыз килгән ханым-туташлар сирәк иде. Беренче тапкыр җәмәгатьчелек каршына "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдирәсе Зилә Вәлиева да калфактан чыкты.

Зилә Вәлиева уртада
Зилә Вәлиева уртада

Азатлыкка ул: "Узган елны барыбызга да калфак бүләк иттеләр, әмма мин аерым да эшләтергә булдым. Ул модельер-дизайнер Катя Борисова ясаган калфак", диде. Татар дресс-кодына татар ханым-туташлары бик җитди караганнар, ә менә җыенда катнашкан ирләр кәләпүш-түбәтәйдән килүне кирәк дип тапмаган.

Җыенда "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова хисап тотты.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

Күп очракта бу кайда, нинди чаралар узганын бәян итү иде. Кадрия ханым исемнәрне атамыйча гына урыннардагы җитәкчеләр кыюрак булырга тиеш, бу эшне башкара алмаган очракта, үзе артыннан ияртә алмаган кешенең оешмада рәислек итүе дә кирәкми дип шелтәләде. Бишек җырларын өйрәтү, калфак тегү, чишмә юллары, килен төшерү йолалары, шәл бәйләү дәресләре, орчык бәйрәме, челтәрләп чигү һәм башка күптөрле татар гореф-гадәтләрен яңадан кайтару, аларны саклау, популярлаштыру турында сүз күп булды. Фолк чаралар турында башка төбәкләрдән килеп чыгыш ясаучылар да хисап тоты.

Әмма төп сүз, барыбер, тел саклау турында барды. Бу хакта Татарстан Энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул үз гаиләсендәге тәҗрибә турында сөйләде.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

"Хакимият тел саклаудагы кимчелекләрне гаиләгә сылтый, кешеләр дәүләткә ымлый. Әмма бу проблем барыбызга да кагыла, һәрберебезнең җаваплылыгы зур. Телне саклау ул кадәр авыр мәсьәлә түгел. Әйе, мохит урысча, әмма өйдә татар телендә генә аралашуны канун итеп куюны һәрберебез булдыра ала. Оныкларым русча сүз кыстырса, ягымлы итеп: "Улым, нәрсә дисең?", дип сорыйбыз, ул шундук татарча сөйли башлый. Бала татарча укыса, сөйләшсә, акцент калыр дип шикләнәләр, әмма курку урынсыз, татар балалары русчаны да, чит телләрне дә тиз үзләштерә, су урынына эчә", диде ул.

Ринат Закиров
Ринат Закиров



Җыенда ал да гөл, гөрләп яшәүне күрсәтүне бераз Дөнья татар конгрессы Ринат Закиров бозды. Тозны ул сипте. Пермь ягының Барда районыннан килгән ханымның чыгышын бүлеп: "Матур сөйлисез, әмма Барда районында балалар туу саны кими. Хатыннар балаларны аз тудыра. 5 балалы гаиләләр бар, менә шуларны үрнәк итеп алып бу юнәләштә эшләргә кирәк. Татар мәктәпләре ябыла, коткарыгыз диләр, әмма укырга балалар саны җитми", диде ул.

Дамира Сәетова
Дамира Сәетова

Уфа "Нур" татар театры артискасы Дамира Сәетова балалар саны да аз, никахлашуны да соңга калдыралар, катнаш никахлар проблемасы да күп дип белдерде Азатлыкка.

"Уфадагы татар театрына кеше күп йөри, әмма балалар татарча аңламый диярлек. Бу шәһәрләшү галәмәте дә, катнаш никахлар йогынтысы да. Урыс-татар, урыс-башкорт гаиләләрендә милли тел кысрыклана. Аннары, гомумән, кызлар-егетләр өйләнергә ашыкмый, аякка басарга кирәк, диләр. Кызлар кыюрак, алар шәһәргә күчә, егетләр авылда утырып кала. Өйләнерлек кеше дә юк дип аптырап утыралар. Илдә икътисади кризис, авыл кешеләре бик кечкенә хезмәт хакы алып эшли. Кызганычка, эчкечелек тә юк түгел", диде ул.

Җыенда яңгыраган чыгышлардан соң "Ак калфак" оешмасы татар фольклор үзәге эшчәнлеген үз өстенә алырга тырышуы сизелде. Бишек җырын өйрәткән арада, Сабантуй, кич утырулар турында бәйнә-бәйнә матур сөйләгәндә Росстат мәгълүматләрендә гаилә әгъзаларына карата көч куллануларның 2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда 18,4 процентка артканын күреп була. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар – 35,9 мең. Аларның 17,7 меңен ирләре кыйнаган. 2015 елда гаиләдә көч кулланудан 10,6 мең бала каза күргән.

Татарстанда да узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә хатыннар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. Әмма аларга психологик ярдәм күрсәтү дә, хокукларын якларлык оешмалар да юк. "Ак калфак" бу эшләр белән шөгыльләнми. Гәрчә, кыйналып яшәүче хатын-кызлар арасында татарлар да юк түгел.

Бүгенге көндә мөслимәләр өчен кискен торган яулык мәсьәләсе турында да сүз катучы булмады. Татарстан "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина бүген Мордовия татар хатыннарына һөҗүм иттеләр, иртәгә бу проблем Пенза, Сембер, Самара һәм башка төбәкләрдә калкып чыгарга мөмкин дип белдерде.

Бу бит нәкъ татар хатын-кызларын җәберләү булды, аларның хокукларын кысу иде

"Сүз татар теле, чәй эчү, май язу, орчык туе оештыру, шәл бәйләү турында барды. Әхлак, әдәп турында бер сүз булмады. Чын татарча, мөселманча әссаләмәгаләләйкүм дип сәлам бирүчене дә күрмәдем сәхнәдән. Әхлак аша гына татар телен дә, гореф-гадәтләрне дә саклап була. Моны исәпкә алучы гына юк. Мордовиядәге татар мөслимәләре кыйналды, безнең оешма кайда гына язмады, кайда гына чыгыш ясамады. Бу бит нәкъ татар хатын-кызларын җәберләү булды, аларның хокукларын кысу иде. Бу кабатланмасын өчен көч тупларга кирәк, хокукый яктан әзер булырга тиешбез. Бу җыеннар да мөслимәләр яклы булып мөрәҗәгатьләр кабул итәргә тиеш иде. Казанга Сөембикә урамы исемен бирелү турында әйттеләр. Ярар, әйбәт. Бу мәсьәлә еллар дәвамында күтәрелә, менә Казанда Сөембикә исемендәге, 2 меңләп кеше сыйдырышлы мәчет салдыру турында сүз катып, аны җиренә җиткерсәк иде без!", диде Азатлыкка Әлмирә абыстай.

Сүз уңаеннан, 100 ел элек Казанның бүгенге Тинчурин театры бинасында беренче тапкыр татар хатын-кызлары корылтае була. Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илдән 100гә якын вәкил килә. Беренче тапкыр хатын-кызлар үз хокуклары турында югары мөнбәрдән яңгырата.

Галимә Альта Мәхмүтова 100 ел элек булган ул җыенда һәм 2017 елда "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр арасында аерма зур булуын әйтте. 1917 елда сәяси, икътисади шигарләр булса, 2017 елда – тел һәм гореф-гадәтләрне саклау.

"100 ел элек тел мәсьәләсе кискен тормый, аны һәм гореф-гадәтәрне саклау проблемы булмый. 100 ел элек хатын-кызлар ирләр белән бертигез хокукларга ия булырга тиеш дигән карарга киләләр. Сәяси хокук – хатын-кызларның сайлауда катнашу, сайлау мөмкинлеге турында әйтәләр. Икътисади хокук – теләгән уку йортына укырга керү, белем алу. Татар кызлары, югары белем алсак, кеше саналачакбыз, тере курчак буласыбыз килми, ди.

1917 елның 3 мартында Николай II тәхеттән ваз кичә, ә 24 мартта Казанда Бөтенрусия хатын-кызлары инде корылтайга җыела. Ул вакытта аерым лидерлар була, әмма татар хатыннарының аерым оешмалары юк. Съездга әзерлекне Мәскәүдә укып йөргән курстисткалар башлый, ә Казан хатыннары эләктереп ала. Фатыйха Аитова укытучарны туплый, оештыру комиссиясен булдыра. Аитова бу җыенны оештырыр өчен шактый акчасын бүлеп бирә, хөкүмәтнең бер катнашы да булмый. Казан хатыннары ике атна эчендә бу эшне башкарып чыга.

Урыннарда намзәтләр сайлана, бөтен шартлар исәпкә алына, ягъни легитимлык саклана. Исәпкә алыгыз: 1917 елда илдә сугыш бара, Русия авыр хәлдә, машиналар юк, поездар начар йөри. Тик Казан җыенана Варшау, Иркутски, Ташкент һәм башка ерак аралардан килеп җитәләр. 100гә якын хатын җыела.

Җыен шушы ук бинада уза. Ул өч көн дәвам итә. Докладчылар – бары тик хатын-кызлар һәм чыгыш ясаучылар югары белем алучылар. Җыен рәисәсе – Сара Әхмәрова. Ул Петербурда укып, фәлсәфә белгече була. Корылтайда Ләбибә абыстай кебек билгеле ханымнар да була, әмма алар югалып кала, белемнәре сәяси хокукларны якларлык түгел икәне ачыклана. Корытый карарлар кабул итә. Хатын-кызлар Мәскәүдә узган беренче мөселман съездына бара. 800 кеше катнаша, шуларның 108е – хатыннар. 10 көн барган корылтайның сигезенче көне татар хатын-кызлар мәсьәләләренә багышлана. Бу көнне Гаяз Исхакый рәис була. Хисап тоталар, карарлар тәкъдим итәләр, биредә руханилар күп булса да, хатын-кызларның каралары белән Беренче мөселман съезды ризалаша, хатыннар тигез хокуклы булырга тиешлеге белән килешәләр.

Бүген хатын-кызга сәясәт белән шөгыльләнергә берсе дә комачауламый, иҗтимагый эшләр белән, телисең икән, шөгыльлән! Тик без патриархаль җәмгыятьтә яшибез. Хатын-кызга зур дәрәҗәгә ирешү авыррак, әмма җитәкчеләрнең төп ярдәмчеләре – гүзәл затлар", дип сөйләде Азатлыкка галимә Альта Мәхмүтова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG