Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 06:05

Пензада 1895 елгы татар мәчете тирәсендә аңлашылмаучанлык арта. Мөселманнарның бер өлеше аны төзекләндерүгә сылтап бөтенләй сүтеп атулары ихтимал дип борчыла. Тенишевлар утары моңа мисал булып тора.

Пензада 1874 елга кадәр мәчетнең кайда урнашкан булуы билгеле түгел. Заманында татар морзаларыннан кенәзлеккә күчкән Тенишевлар 1895 елда хәзерге мәчетне төзеп аны Пенза мөселманнары җәмгыятенә тапшырган.

Тенишевлар үз утарын крестьян Елизавета Павловадан 1887 елда сатып ала. Утар янында ике катлы флигельда Тенишевларның туганы театрал Якуб Коләхмәтов яшәгән. Хәзер анда Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан һәм нәкъ шул бинаны хәзер "Җәмигъ мәчете" оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев сүтмәкче була. Ул моны мәчетне киңәйтү өчен урын кирәк дип аңлата, әмма кайбер мөселманнар бу бары күзгә төтен җибәрү генә, чынлыкта сүтелгән урынга берни төзеп булмаячак дип аңлата.

Заманында Тенишевлар мөселманнарга бүләк итеп калдырган мәчет Пензада татар тарихын чагылдыручы бердәнбер һәйкәл.

Шуның янында гына урнашкан, тарихи мәдәни мирас булган Тенишев утары инде юк. 2005 елда ул сүтелде. Дөресрәге башка урында төзергә вәгъдә итеп хакимият 2005 елңа аны сүттерде. Бүрәнәләре башта "Пензгорстройзаказчик" ширкәте биләмәсендә сакланса да, аннары череде. 2010 елда ул бөтенләй мәдәни мирас исемлегеннән алынды. Шулай итеп Пенза үзәгендәге татарлар милеге юк булды.

Хәзер шундый ук язмыш Җәмигъ мәчетенә дә яный дип борчыла кайбер татарлар. Чөнки "Җәмигъ мәчете" оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев әлеге мәчет янындагы янкормаларны сүтеп, киләчәктә мәчетне төзекләндерү эшенә керешмәкче. Кайбер мөселманнар моңа каршы чыга. Чөнки 2010 елдан бирле Пензада яңа, зур Җәмигъ мәчете төзелеп ята һәм акча җитмәү сәбәпле ул әле дә эшләнеп бетә алмый. Татарлар, яңа мәчеткә дә акча җыеп булмаганда, элекке мәчетне төзекләндерүгә акча кайдан килсен, ди.

Азатлык бу мәсьәләдә төрле тарафлар белән сөйләште.

Рәшит Куряев
Рәшит Куряев

"Радуга" хәйрия вакыфы җитәкчесе Рәшит Куряев мәчетне төзекләндерергә әле вакыт җитмәгән дип саный.


– Мәчетнең татарлар, мөселманнар өчен тарихи кыйммәте зур. Тенишевлар аны безгә калдырды һәм без аны мирас итеп сакларга тиеш. Бу эшне "Җәмигъ мәчете" оешмасы рәисе алып бара. Аның кулында мөһер, ул барысы өчен дә җаваплы. Кызганыч ки, ул имамнар, мөфтиләр белән дә киңәшләшми. Бар карарны да үзе, ничек дөрес саный, шулай кабул итә.

Сүтүен сүтәргә мөмкин, ә төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәк

Ул, без мәчетне төзекләндерү эшен башлыйбыз, дип белдерә. Аның өчен мәчеткә терәлеп торган биналарны, манараны сүтәбез һәм яңадан мәчетне киңәйтеп төзибез, ди. Әлеге сүзләрдән соң, бу мәсьәләне хакимияттән белешергә тотындык, ягъни имамнар Пенза шәһәр хакимияте каршындагы архитекторлар бүлегенә барды. Сөйләшкәннән соң шул аңлашылды: сүтүен сүтәргә мөмкин, ә төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәк. Аннан ерак түгел генә тарихи архитектура мирасы бар һәм шул сәбәпле ул кызыл зонада урнашкан. Бүгенге көндә хөкүмәт төзергә рөхсәт бирми.

Беренчедән, вакыф милке булганга, бу мәсьәләдә карарны динне белүчеләр кабул итәргә тиеш. Әмма бүгенге көндә аны төзекләндерүгә имамнар һәм мөфтиләрдән фәтва юк. Икенчедән, хөкүмәттән төзелешкә рөхсәт юк. Өченчедән, ул эшне эшләргә акча юк. Чөнки Пензада яңа Җәмигъ мәчете төзелә. Шуңа да акча җитешми. 2010 елдан төзелеш барса да, акча юклыктан аның әле яртысы гына төзелгән. Гәрчә Татарстан президенты да 10 миллион сум бирде инде.

Ул 150 миллион сумлык проект. Әлегә 80 миллион сум гына җыелган. Шуңа, ниндидер акча булган очракта, шул яңа мәчеткә кертү каралган.

Ә бу "Җәмигъ мәчете" оешмасы җитәкчесе деструктив эш алып бара. Аңа дини кануннарны истә тотып эшләргә кирәк диючеләр дә бар. Ул әйтә: "Миңа хөкүмәт әйтте, миңа погонлылар шулай эшлә дип әйтте", ди. Ягъни хөкүмәт һәм куәт оешмалары таләп иткәнгә, шулай эшлим ди. Тегеләре исә моны кире кага.

– Ни өчен Җәфәр Куряев мәчеттә төзекләндерү эшләре башламакчы була?

– Кешеләр сыймый, ди. Чыннан да, җомга намазында кешеләр сыймый, киңәйтергә кирәк. Бу бәхәссез. Әмма аның өчен бүгенге көндә шартлар юк.

Ул беренче чиратта, мәчеткә терәлеп торган өч бина һәм манараны сүтәргә тели. Ник шулай ашкынадыр, сәбәпләрен белмибез.

Төзергә рөхсәт бирмәгәч, ул мәчеткә терәлеп торган биналарны яхшы итеп төзекләндерергә кирәк, чөнки анда уку бүлмәләре, офис бар, анда дәрес бирәләр, ягъни Коръән укыталар. Ул бинада имамнар бүлмәсе урнашкан, алар анда халыкны кабул итә, дәресләргә әзерләнә. Җәмигъ мәчетенең дүрт имамы шунда утыра. Ул аларның эш бүлмәләре.

Күрәсең, кемгәдер Пенза үзәгендә мәчет булуы ошамыйдыр. Бу безнең фараз гына, әлбәттә. 2005 елда Тенишев утарын шулай сүттеләр. Имеш башка урынга куячаклар һәм саклаячаклар, диделәр. Бүрәнәләре череп бетте. Онытылды. Булмаган да кебек.

Хәзер мәчетнең дә манарасын, янындагы биналарын сүтеп, аннары, инде яңа мәчет ачылгач, бусын җимерек хәлдә дип әйтеп ябарга телиләрдер.

Җәфәр Куряев
Җәфәр Куряев


Азатлык мәчет янындагы янкормаларны сүтеп, мәчетне төзекләндерү яклы булган "Җәмигъ мәчете" оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев белән дә аралашты.

Мәчетне зурайтырга ниятлибез, чөнки ул шәһәр үзәгендә урнашкан

– Мәчетне зурайтырга ниятлибез, чөнки ул шәһәр үзәгендә урнашкан. Тарихи урында тора. 600 сутый җиребез бар. Базарлар, машина кую урыннарыбыз да бар. Ул җиребез һәм мәчетебез безнең мәхәллә милке санала.

Шул ук вакытта мәчет эшен туктатырга ярамый. Бары ул эшләп торганда гына төзекләндерү мөмкинлеген карыйбыз. Әмма аның өчен әле экспертизалар ясатасы бар. Экспертиза булмаса, канун бозган саналабыз.

– Ни өчен мәчет янындагы биналарны сүттермәкче буласыз?

– Ул мәчет янындагы күренешне бозып тора. Каралмаган. Инде ишелеп бара. Аннары ул бит безнең милек түгел. Чөнки алар Тенишев утарына карый иде. Тенишев утары хакимият карамагында булды. Ул сүтелгәч, шәһәр мэрыннан аны безгә калдыруны сорадык, ул калдырды. Хәзер инде шәһәр хакимияте "җитте кулланырга" ди.

Анда имамнар бүлмәсе урнашкан, дәресләр бара икән?

– Анда бернәрсә дә юк, хуҗалык әйберләрен саклыйбыз. Элек имамнар яши иде, хәзер аларга инде фатир бирделәр. Дәресләр мәчеттә бара. Аны сүтеп яңаны ясасак, дәрес бирергә әйбәтрәк булачак бит инде.

Ә төзергә рөхсәт бирмәсәләр? Тенишев утары да шулай юкка чыкты.

– Шуңа, башта экспертизалар ясатырга кирәк. Тенишев утарын татарлар үзләре сүттерде. Губернатор аны үз акчагызга торгызыгыз дигән иде, берсе дә теләмәде. Ә без мәчеткә сорагач, аны бирмәделәр. Без аны торгызыр идек. Ул бина мәдәният министрлыгына карый иде.

Мәчетне дә мәхкәмәләшеп кенә алдым. Озак вакыт үзебезгә рәсми терки алмадык. Тенишевлар мөселманнарга бүләк итсә дә, өлкә безне тыңламады һәм Пенза өлкә мәхкәмә карары безгә каршы карар чыгарды. Казан Арбитраж мәхкәмәсе аларның карарын гамәлдән чыгарды. Без Казанга, элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга рәхмәтлебез.

Яңа мәчетне кайчан ачарга җыенасыз?

– Өч каты да төзелеп беткән, түбәсе япкан, җылы җибәргән. Мәчет тирәсен тәртипкә китерү бик чыгымлы. Мәчет Җиңү проспектында, ягъни Пенза үзәгендә урнашканга күрә, анда эшләнәсе эш миллионнар тора. Мәчетне төзеп бетереп, тирәсен матурламасак, аны тапшырып булмаячак. Шуңа мәчет кайчан ачылачагын белмибез.

Җиһанша Туктаров
Җиһанша Туктаров

Пенза шәһәр думасы депутаты, Җәмигъ мәчете төзелеше белән шөгыльләнүче, татар рухи мирасын саклаучы "Сияние" хәйрия фондының идарә рәисе Җиһанша Туктаров Азатлыкка әйтүенчә, беренче чиратта, акча булса, яңа мәчетне салып бетерү кирәк, ә элекке мәчетне төзекләндерүгә әле әллә ни ихтыяҗ юк.

"Минем белүемчә, мәчет янында мәдәни мирас буларак сакланган бина бар. Безнең шәһәр думасы карарына күрә, аңа 200 метрдан якынрак төзү эшләре алып бару тыелган", диде ул.

Туктаров сүзләренчә, "Пенза Җәмигъ мәчете" оешмасы җитәкчесе Җәфәр Куряев хәзер төзекләндерү эшләрен башкару мөмкинлегенең хокукый нигезләрен тикшерә.

"Ул миңа рәсемнәрен күрсәтте. Бер яктан матур, ә икенче яктан бит монда бу реконструкциягә каршы чыгучылар да бар. Кызганыч ки, мәдәни мирас булган Тенишев утарын без саклап кала алмадык, ул сүтелде. Минемчә, ул биналарны татарларга ничек бүләк иткәннәр, ул шул килеш сакланырга тиеш.

Мәчеттә урын җитмәүне аңлыйм, әмма без бит тагын бер җәмигъ мәчете төзибез. Башта тегесен төзеп бетерербез дә, аннары инде ихтыяҗ булса, элекке мәчетне эшләрбез. Мин әлегә ул мәчетне киңәйтүгә ихтыяҗ күрмим. Нинди булган, шундый калырга тиеш дип уйлыйм", диде Туктаров.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG