Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:44

Аннексияләнгән Кырымда хөкем ителүче элекке хәрби Редван Сулейманов һәм журналист Николай Семена адвокатлары гаепләүчеләрнең дәлиле сорау алу протоколындагы имза белән чикләнүен, шаһитләрнең ФСБ кешеләре булуын әйтә.

Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарлар өстеннән мәхкәмәләр дәвам итә. 20 апрель Кырымның аппеляция мәхкәмәсендә Бакчасарайда, Ялтада тоткарланган кырымтатарларның эшләре каралды. 13 апрель Бакчасарайда тоткарланган 7 кырымтатарына чыгарылган мәхкәмә карарына шикаятьләр кире кагылды.

"Бакчасарайдан Энвер Мамутовка Русиядә көч кулланып хакимиятне үз кулына алу ихтималы һәм конституцион тәртипне үзгәртү омтылышында гаепләнеп Русиянең җинаять кодексының 278 маддәсе нигезендә яңа гаепләү өстелде генә", дип хәбәр итте адвокат Эмиль Курбединов.

Адвокатлар Эдем Семедляев һәм Эмиль Курбединов 20 апрельдә Дондагы Ростовка очтылар. Монда алар 4 апрельдән ачлык тота башлаган Руслан Зейтуллаев белән очрашачаклар. Интернетта Руслан Зейтуллаевка теләктәшлек онлайн кампания дә башланды.

Интернетта Руслан Зейтуллаевка теләктәшлек онлайн кампаниясе
Интернетта Руслан Зейтуллаевка теләктәшлек онлайн кампаниясе

19 апрель Акмәчетнең Тимер юл район мәхкәмәсендә "украин диверсанты" дип игълан ителгән Редван Сулейманов эшен караучы утырышта шаһитләрдән сорау алу дәвам итте. Бу юлы сорауларга Акъяр (Севастополь) автовокзалы мөдире белән тагын бер хезмәткәре, Керич паром кичүе вәкилләре җавап бирде.

Акъяр автовокзалының миналануы турында хәбәрдән соң 30 июльдә кешеләрнең эвакуацияләнүен, эшнең 40 минутка тукталып торуын, 60 мең сумлык зыян килүен белдерде утырышта автовокзал җитәкчесе.

Акьяр автовокзалы, август, 2016
Акьяр автовокзалы, август, 2016

Адвокат Эмиль Курбединовның күпме кеше эвакуацияләнгәнен, зыян күләмен ничек раслый аласыз дигән соравын автовокзал хезмәткәре без автовокзалның узган көндәге табышына нигезләндек, читтән экспертиза ясатмадык дип җаваплады.

Керич паром кичүе вәкилләре исә паром эше тукталу сәбәпле 3 миллион сум зыян килгәнен белдереп, моны үзләре санап чыгарганнарын сөйләделәр.

Бер миллион сумнан артык зыян расланса, Русия җинаять кодексы нигезендә хөкем ителүче Сулеймановка 5 елга, бер миллионнан ким зыян булса, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный диде Азатлыкка адвокат Курбединов.

Курбединов сүзләренчә, бу юлы да гаепләүчеләр ышанычлы дәлилләр китерә алмаган, аларның мәхкәмәдә китергән бердәнбер дәлиле – Сулеймановтан сорау алу протоколларындагы имза, ә бу ышанычлы дәлил булып санала алмый.

18 апрель мәхкәмә тагын өч шаһитне тыңлаган иде. Алар арасында Акмәчет һава аланының иминлек хезмәте җитәкчесе һәм Кырым гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.

Бу эштә ниндидер сәяси нигез бармы, мәхкәмә нинди юнәлештә бара дигән сорауга адвокат Курбединов "без хәзер бу эштәге гаепләүләрне, шаһитләрне тыңлыйбыз, моңа үзебезнең җавапларыбызны әзерлибез. Сәяси нигез булу-булмавын мәхкәмә эшне инде ныклап карый башлагач күреп булыр", диде адвокат.

Редван Сулейманов Акмәчеттә һава аланы, автостанцияләр, диңгез портлары миналануы хакында телефон аша ялган хәбәр таратуга ярдәм итүдә гаепләнә. Ул 2014 елда Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң Русия паспортын алудан баш тарткан, Украина ватандашы булып калган.

Миналау турында телефон аша хәбәр гарәп һәм начар урыс телендә булган диелә. Сулейманов гарәп телен гомумән белми, бары урыс телендә генә сөйләшә, кырымтатарчаны аңлый, диде аның туганы Зера ханым Азатлыкка. Зера ханым да, Редванның әнисе дә аның тоткарлануын һәм гаепләүен аннексия вакытында хәрби хезмәттә булган егетнең Русия паспортын алудан баш тартуы, Русиягә күчеп хезмәт итәргә теләмәве белән бәйли.

Журналист Семена адвокаты шаһитләрнең ФСБ кешеләре булуын әйтә

18 апрельдә Акмәчетнең шул ук Тимер юл районы мәхкәмәсендә журналист Николай Семена эшендә шаһитләрдән сорау алу дәвам итте. Шаһитләрнең берсе, Юлия Кожемякина Крым-Реалии сәхифәсендәге Семенаның мәкаләләре күчермәләрен ФСБ хәзмәткәрләреннән алганын раслаган.

Адвокат Александр Попковның сез, бу эштән тыш, ФСБ эшләрендә шаһит сыйфатында еш катнашасызмы дигән соравын бу шаһит "еш түгел", дип җавапланган. "Сез икенче шаһит белән нинди мөнәсәбәттә?", дигән соравын исә Кожемякина җавапсыз калдырган. Адвокат Эмиль Курбединов исә ФСБ хезмәткәрләре шаһитләрне ФСБ янында урнашкан бер оешмадан китерә дип белдерде Азатлыкка.

"Николай Семена эшендә гаепләүче тараф китергән биш шаһитнең икесе ФСБ хезмәткәре, өчесе ФСБ белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булганнар, алар ФСБның оператив хезмәткәрләрен "ребята из ФСБ" дип йөртәләр. Калган ике шаһиттән берсе ФСБ белән хәзмәттәшлек итә, тагын берсе каядыр ЛНРдан. ("Луһански халык республикасы"). Анда тагын ФСБ хезмәткәрләре, экспертлар бар", дип язды адвокат Александр Попков.

Семенага карата эш 2016 елда Федераль иминлек хезмәтенең Кырым идарәсе тарафыннан ачылган иде. Ул "Крым.Реалии" сайтында "сепаратизмга" өндәгән язмалар бастыруда гаепләнә.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, 2015 елда Семена "Блокада – необходимый первый шаг к освобождению Крыма" дигән мәкаләсендә Русия Федерациясенең бербөтенлеген бозуга чакырулар урнаштыруда гаепленә. Апрельдә ФСБда үткәрелгән сорау алудан соң аны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарган иделәр.

Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу эш нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы 3 майга билгеләнде.

XS
SM
MD
LG