Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә президент сайлауның беренче туры үтә


Франция президентына намзәтләрнең сурәтләре яныннан үтеп баручы
Франция президентына намзәтләрнең сурәтләре яныннан үтеп баручы

11 намзәт ил башлыгы булырга дәгъва кыла. Белгечләр алар арасыннан дүртәүнең икенче турга узу мөмкинлеген фаразлый.

23 апрель Франциядә президент сайлауның беренче туры үтә. Соңгы сораштыруларга күрә, бердәм Европа тарафдары, илнең элекке икътисад министры Эммануэль Макронга францияләрнең 24 проценты тавышларын бирергә әзер, әмма белгечләр үзенең фиркасе булмау аңа комачауларга мөмкин дигән фикердә. Аннан соң үтә уңчы Мари Ле Пен икенче урында килә. Ле Пен евроинтеграциягә, Европа Берлегенең миграция сәясәтенә һәм бердәм евровалютага каршы.

Сул радикаллар вәкиле Жан-Люк Меланшон халыкара сәүдә мөнәсәбәтләреннән һәм НАТОдан чыгарга чакыра. Консерватор Франсуа Фийон туган-тумачаларын канун бозып эшкә урнаштыру җәнҗалы белән танылды.

Франциядә президент сайлауның икенче туры 7 майга билгеләнгән. Белгечләр БМО Иминлек шурасының даими әгъзасы, Европа Берлегендә һәм НАТОда, дөнья икътисадында алдынгы илләрнең берсе – Франция сайлауларының зур әһәмияткә ия булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG