Accessibility links

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Тукай бүләген бирү тәртибен үзгәртергә!

Рафис Корбан (у)
Рафис Корбан (у)

​Шигърият бәйрәмендә язучы Рафис Корбан Тукай бүләген бирү комиссиясенең карары белән риза булмавын әйтте. Матбугатта намзәтләр турында уңай мәкаләләр генә чыкты, ә фикер алышу беркайда да оештырылмады диде ул. Корбан да Роберт Миңнуллин кебек бүләк бирү тәртибен үзгәртергә чакыра.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

Шагыйрә Нәҗибә Сафина Шигърият бәйрәмен "куып китерелгәннәр" бәйрәме дип атый. Шул ук вакытта ул мәктәп балаларын китерүне хуплый. "Балалар белән кечкенәдән шөгыльләнергә кирәк", ди Сафина.

Шигърият бәйрәменә кадетларны да алып килгән иделәр
Шигърият бәйрәменә кадетларны да алып килгән иделәр

"Телгә ясин чыгу бәйрәме булмасын иде"

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

​Язучы Ринат Мөхәммәдиев Шигърият бәйрәмен татар теленә ясин чыгу бәйрәме булмасын иде ди. Аның фикеренчә, мондый чараларны һәркөнне үткәреп тору кирәк. Ринат әфәнде быелгы чарада башка төрки милләтләр вәкилләре аз дип белдерә. Мөхәммәдиев бәйрәмгә чакыру алмаган. Мәскәүдән үзе кайткан.

Язмышы кыл очындагы Тәбәрледә дә бәйрәм булды

Татарстанда Ана теле көне, Тукай туган көнен бәйрәм иткәндә, Әгерҗе районы Тәбәрле мәктәбе укучылары, укытучылары 9 еллык мәктәпләрен башлангычка калдырырлар инде дип борчыла. Борчу эчендә булсалар да, Тәбәрледә 26 апрельдә Тукай туган көнне бәйрәм иттеләр. Алар Тукай шигырьләрен сәхнәләштерде дип белдерде Азатлыкка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция ханым. Район җитәкчелеге мәктәпне үзгәртү-үзгәртмәүгә карата әле дә халык фикерен сораштыру үткәрмәгән. Ата-аналардан балаларыгызны кайсы мәктәпкә җибәрер идегез дип кенә сораганнар.

Алан мәктәбе укучылары Тукай туган көнне бәйрәм итә
Алан мәктәбе укучылары Тукай туган көнне бәйрәм итә

Ябылу "сынавын" үткән Алан мәктәбендә дә Тукай туган көнне бәйрәм иттеләр. Укучылар шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерде, шигырьләрен сөйләделәр. Теләче районындагы бу урта мәктәпне узган ел хакимиятләр тугыз еллыкка калдырырга ниятләгән иде. Алан халкы имзалар җыйды, мәктәпләрен үзгәртү белән килешмәүләрен Татарстан президентына, Дәүләт шурасы рәисенә, мәгариф министрына җиткерделәр. Нәтиҗәдә райондагы Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗадагы урта мәктәпләр, Шармаш тугыз еллык мәктәбе ничек бар, шулай сакланып калды.

Алан мәктәбе укучылары
Алан мәктәбе укучылары

Укытучы Гөлсинә Кыямова
Укытучы Гөлсинә Кыямова

Шигърият бәйрәмендә өлкәннәргә утыргычлар юк

Шигърият бәйрәменә килгән өлкән язучылар урындыклар булмауга зарлана. Алар таш өстенә утырырга мәҗбүр. Язучы Нәҗибә Ихсанова бу хакта элегрәк Татарстан язучылар берлеге җитәкчеләренә әйткән булган, әмма нәтиҗәсе юк ди.

ТНВ "Туган тел"не җырлатып бетертмәде, өзде

Шигърият бәйрәме "Туган тел"не җырлап тәмамланды. Бәйрәм ахырында җыелган халыкның яртысы таралышкан иде инде. Бу чараны турыдан-туры күрсәткән ТНВ телеканалы "Туган тел" җырын башкарганны күрсәтеп бетермәде, өзде дип зарланды телевизор караучылар. ТНВ Шигърият бәйрәменнән соң, иртәнге якта Җәлил театрында булган тантананың язмасын күрсәтә башлады.

Шигърият бәйрәменә килгән ТНВның трансляция машинасы
Шигърият бәйрәменә килгән ТНВның трансляция машинасы

"Уфадагы татар оешмаларының җитәкчеләре Казанга качты"

Тукай туган көнне Уфада бер генә татарча чара да юк дип белдерә "Нур" театры артисты Мәхмүт Фатыйхов. "Бөтен татар оешмалары Казанга качты. Былтыр да шулай булган иде. Бездә татар җитәкчеләре эшләми, кунак булудан башлары чыкмый", диде Азатлыкка Фатыйхов.

Кичә Уфада берничә активист Тукайга һәйкәл куюны таләп итеп пикет үткәрде.

Балалар бакчаларында да Туган тел көне үтте

Казанның 290нчы балалар бакчасында да Туган тел көне һәм Тукай бәйрәме үтте. Балалар төркемнәргә бүленеп бер-берсенә Тукай әсәрләреннән тамашалар күрсәтте. "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле", һәм башка геройлар балалар янына кайтты. Ахырда барсы бергә "Туган тел"не җырладылар, дип хәбәр итте Азатлыкка тәрбияче Ралия Вәлиева.

"Мин татарча сөйләшәм" башланырга санаулы минутлар кала

Казан үзәгендәге Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" (МТС) чарасы башланырга ярты сәгать чамасы калып бара. Яшьләр җыела. Казан югары уку йорты студентлары үзебез теләп килдек дип белдерә. "Ә" хәрефе - Бауман урамының төп бизәге бүген. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм МТСның беренчесен оештырган Илшат Сәетов та түзеп тора алмады, кеше-кара килгәнче "Ә" хәрефе белән фотога төште.

Илшат Сәетов (с) һәм Тәбрис Яруллин
Илшат Сәетов (с) һәм Тәбрис Яруллин

дәвам

XS
SM
MD
LG