Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

"Мин татарча сөйләшәм" концертында кемнәр катнаша?

Азатлык 26 апрель Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концертында катнашачак башкаручылар белән таныштыра.

Укучыларның кайберләре нинди бәйрәм булуын белми

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы

​Сәнгатькәрләр, язучылар Казан үзәгендәге Тукай һәйкәле янына җыела башлады. Татарстанда Тукай туган көнне, Ана теле көнен бәйрәм итү нәкъ әлеге һәйкәл янында башланып китә. Чарага Казанның 15нче, 26нчы мәктәп, 126нчы гимназия укучыларын да алып килгәннәр. Укучыларның кайберләренең нинди бәйрәм булуын белмәве ачыкланды. Һәйкәл тирәсе тимер рәшәткәләр белән уратып алынган, гади халыкка чарага якын килү мөмкинлеге юк күрәсең. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр.

"Лаекларны сайлау җиңел эш түгел"

Татарстан Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә килде. Аның янында Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Тукай бүләгенә ияләргә карата Шәймиев: "Лаекларны сайлау җиңед эш түгел", ди.

2017 елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге бүген Җәлил театрында Мәдинә Маликовага ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиевага (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен) тапшырылачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин

​Тукай һәйкәле Казан үзәгенә 1958 елда куела һәм 1960 елда ул федераль мәдәни мирас дәрәҗәсе ала. Һәйкәл бронзадан коелган, авторлары – Садри Ахунов, Лев Кербель һәм Лев Писаревский. Һәйкәлнең алгы ягына кара мәрмәргә кирилл һәм гарәп имласында "Габдулла Тукай. 1886-1913" дип язылган.​

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәк салды

Президент чәчк салырга килгәннәр белән күрешә
Президент чәчк салырга килгәннәр белән күрешә

Тукайга чәчәк салганда президент янында гадәттә башка елларда бүтән республикалардан, илләрдән килгән кунаклар да була иде. Мисал өчен, 2014 елда ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов, Дөнья Кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары, эшкуар Ленур Ислямов (ул вакытта Кырым вице-премьеры) Татарстан президенты белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр салды.

2015 елның 24 ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды. Русиянең төрки республикаларына ТӨРКСОЙ беблән хезмәттәшлек тыелды. Хәзер мөнәсәбәтләр җайга салынды, әмма Русия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларның ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген теләми.

Русия Кырымны аннексияләгәч кырымтатарларның күренекле шәхесе Ленур Ислямовка ватанына керү, ул оештырган ATR телеканалын ярымутрауда күрсәтү тыелды.

Тукай һәйкәленнән Җәлил театрына

Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашканнар президент машинасы артыннан Җәлил театрына ашыкты. Машинасызларга автобус бирелгән иде.

Язучылар Камил Кәримов (с), Гәрәй Рәхим Җәлил театрына ашыга
Язучылар Камил Кәримов (с), Гәрәй Рәхим Җәлил театрына ашыга

Сәхнә артында мәш бетәләр

Тантанада чыгыш ясарга килгән артистлар Азатлыкка "режессерлар, продюссерлар мәш бетә, кап-караңгы, берни күренми, програмны да элмәделәр" дип белдерде. Җәлил театрындагы тантанга артистлар, сәнгатькәрләр Казан вакыты белән 8 тулганчы ук җыела башлаган. Уфадан Руслан Сәйфетдинов, Казаннан Рөстәм Асаев, Рузил Гатин театрга беренчеләрдән булып килгән иде. Сәхнә түренә Тукай рәсеме эленгән. Әмма тантана турында русча гына язылган.

Артур Исламов (с), Рузил Гатин һәм Рөстәм Асаев иртән булуга карамастан тавышлар ачылды, без җырларга әзер дип белдерә
Артур Исламов (с), Рузил Гатин һәм Рөстәм Асаев иртән булуга карамастан тавышлар ачылды, без җырларга әзер дип белдерә

дәвам

XS
SM
MD
LG