Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Президент сәфәргә китә, шуңа иртә башланды

Тукай бүләген тапшыру тантанасы башланды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, президент идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Залда башлыча язучылар, төрле районнардан ветераннарны да китергәннәр. Чара алдыннан президент тантанадан соң ук сәфәргә китә, шуңа иртә башланды дип сөйләштеләр.

Президент Тукай бүләкләрен тапшырды да китте

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның Тукай бүләген Мәдинә Маликовага, Розалина Шаһиевага, Харис Салиховка тапшырды да китте. Салиховка 90 яшь булуга карамастан джинс чалбар кигән дип елмашты залдагылар. Язучы Мәдинә Маликова "бу көннәрдә беренче китабым чыгуга 50 ел тулды" дип белдерде. Розалина Шаһиева "барлык бүләкләргә караганда милләтем, мәдәниятем кадерлеләрк" диде. Барлык чыгышлар да татарча, жырлар да татарча гына дәвам итә.

Алинә Шәрипҗанова сәхнәгә чыгарга чират көтә
Алинә Шәрипҗанова сәхнәгә чыгарга чират көтә

​Элекке елларда Тукай бүләгенә ияләр 26 апрель "Шигърият бәйрәме"ндә игълан ителеп, түштамгалар Татарстан бәйсезлеге көнендә – 30 августта тапшырыла иде. 2015 елдан бирле Җәлил театрында үткәрелгән тантана вакытында Тукай бүләкләре дә тапшырыла башлады. Быел бөтен чаралар да президент җаена көйләнгәнгә бик ашыгычлык белән үтә.

Тукай бүләген тапшыру тантанасы мизгелләре

Розалина Шаһиева (с), Мәдинә Маликова, Рөстәм Миңнеханов, Харис Салихов
Розалина Шаһиева (с), Мәдинә Маликова, Рөстәм Миңнеханов, Харис Салихов

Розалина Шаһиева һәм Рөстәм Миңнеханов
Розалина Шаһиева һәм Рөстәм Миңнеханов

Роберт Миңнуллин: Тукай бүләге нигезләмәсе дөрес түгел

Роберт Миңнуллин бүләк тапшыру тантанасыннан соң
Роберт Миңнуллин бүләк тапшыру тантанасыннан соң

​Шагыйрь Роберт Миңнуллин фикеренчә, Тукай бүләген бирү нигезләмәсе (положение) дөрес түгел, намзәтләрне кайсы оешмаларның ничек тәкъдим итүе дә анык язылмаган. Әлегеләр хакында ул Җәлил театрында бүләк тапшыру тантанасы вакытында Азатлыкка белдерде. Социаль челтәрләрдә Тукай бүләге ияләренә карата төрле фикерләр яздылар. Журналист Радик Сабиров: "Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Мөхәммәт Мәһдиев кебек Тукай премияләре ияләре янына тагын ияләр өстәлде..." дип белдерде Фейсбукта.

Җәлил театрында Ана теле көне, Тукайның туган көненә багышланган тантана "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Чара татар һәм рус телләрендә барды.

Кукмара районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев (с) һәм җырчы Венера Ганиева
Кукмара районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев (с) һәм җырчы Венера Ганиева

Галим Хатип Миңегулов (с) һәм ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов
Галим Хатип Миңегулов (с) һәм ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов

Такси йөртүчеләр дә бәйрәм белән котлый

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

​"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанда бәйрәм рухы бар дип белдерә. Шигърият бәйрәменә таксида килгән ул. Такси йөртүче аны Ана теле көне белән котлаган. Быел Шигърият бәйрәмендә күбрәк кеше булыр дип өметләнә Нәбиуллин. Берлек бәйрәмдә Татарстан әләме төсләрендә тасмалар тарата.

Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәленә Шигърият бәйрәменә килгәннәрне төрле районнардан чакырылган иҗат коллективлары җырлап-биеп каршы алып тора. Монда татарлар, марилар, чуашлар һәм башка милли коллективлар да бар.

Шагыйрь Зиннур Мансуров: Бәйрәм сүлпән үтә

Зиннур Мансуров
Зиннур Мансуров

​Бәйрәмгә килгән Зиннур Мансуров Азатлыкка "башка еллар белән чагыштырганда халык та аз, бәйрәм дә сүлпән бара" дип зарланып алды. Галим Дамир Исхаков фикеренчә, милли хислеләр генә бу бәйрәмгә килә. "Монда мәҗбүри китереп булмый", дип белдерә ул.

Халык татарча китаплар да караштыра. Китап кибетләре, нәшриятлар сәүдәгә чыккан. "Алалар", диде Азатлыкка бер сатучы.

Арчада бүген милли кием көне

Чит ил кешеләре "Шүрәле" әсәрен укый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

​Арча район башлыгы урынбасары Рамил Мөхетдинов сүзләренчә, районда һәрбер укучы, укытучы мәктәпкә милли киемнән килгән. "Бу – Тукайга, татар теленә бер ихтирам билгесе. Сәгать 2дә Арчаның Шәрыкъ бистәсендә Тукай скверында Шигырь бәйрәме узачак. Кич Кушлавыч авылында Тукай иҗатына багышланган "Акыл батл" (Акыл көрәше) дигән уен оештырабыз. Бүген Арчада Саха-Якутиядән кунакларны каршы алдык, аларны төштән соң Кырлайга алып барабыз. Ә төп бәйрәм чаралары иртәгә. Гадәттә безгә Тукай бүләгенең яңа лауреатлары, шагыйрь-язучылар килә. Ел саен Кырлайның Тукай һәйкәле янында тантана уза. "Тукай марафоны" булачак. Арчадан Кырлайга кадәр 24 чакрым, аны йөгереп узалар", диде Мөхетдинов Азатлыкка.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салгач, Шигърият бәйрәме башланды

Тукай бүләге иясе Мәдинә Маликова 50 ел элек Казанга килгәндә татарлык бер дә юк иде, хәзер вазгыять үзгәрде дип сөйләде. Бүләк бирүдә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде. "Дин һәм фәннең берлегенә игътибар кирәк" дип белдерде бүләк иясе Харис Салихов. Розалина Шаһиева сүзне кыска тотты. Үзе язган шигырьне укып ул: "Чәчәк атсын милләт!" диде

​Халык ташкынына Тукай һәйкәле кырыенда Җәлил театрының мәрмәр плитәләре дә чыдамады, чәчәк салганда алар кубып төште. Ябыштырулары шулкадәр генә булганмы?

дәвам

XS
SM
MD
LG