Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Европа берлегенә керүгә мөнәсәбәтен үзгәртмәкче


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия җитәкчелеге илнең Европа берелегенә керү мәсьәләсенә үз карашын үзгәртергә җыена. Алар фикеренчә, Европа берелеге Төркияне әгъза итеп алу эшен озакка суза.

"Европа берлеге Төркия алдында ишекләрен яба, ә Төркия беркем өчен дә ябылмый. Әгәр алар эшләрен ихластан эшләми икән, моның ни өчен икәнен аңларга кирәк. Ни өчен без тагын көтәргә тиеш? Инде 54 ел узды", дигән Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Reuters агентлыгына.

Президент сүзләренчә, Төркиянең Европа берлегенә кушылу мәсьәләсен ул референдумга чыгарырга әзер.

Моннан тыш, Төркиядә кеше хокуклары торышын күзәтүне яңарту турындагы карарны Эрдоган "тулысынча сәяси" дип атый. Элегрәк Европа шурасының парламент ассамблеясе депутатлары Төркиядәге хәлләрне күзәтүне тергезү өчен тавыш биргән иде. Алар илдә кеше хокуклары торышы өчен борчылу белдерә.

Төркия белән Европа арасында ассоциация турындагы килешү 1963 елда төзелгән иде. 2016 елда Европа парламенты Әнкараның әгъзалыгы мәсьәләсен карауны туктатып торды. Моңа дәүләт түнтәрелеше омтылышыннан соң төрек хакимиятенең оппозициягә карата кырыс гамәлләре сәбәп булды.

Апрель уртасында Эрдоган үлем җәзасын кайтару мөмкинлеге турында игълан итте. Әгәр ул моңа ирешсә, Төркиянең Европа берлегенә керү турындагы сөйләшүләре тагын да катлауланачак. Европа берлегендә үлем җәзасы тыелган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG