Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талия Миңнуллина Казанда ислам банкингы өчен бәйсез оешма булдыру турында белдерде


Талия Миңнуллина
Талия Миңнуллина

Казанда шәригать кануннарына таянып хезмәт күрсәтүче партнерлык банкингы өчен яңа бәйсез оешма булдырылачак. Бу хакта Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

"Мин моның яңа бәйсез оешма булачагы турында бүген үк әйтә алам. Һәм ул элекке үзәк белән бәйле булмаячак", дигән Талия Миңнуллина ТАСС агентлыгына.

Аның сүзләренә караганда, әлеге юнәлешкә Саклык банкы, Внешэкономбанк, Газпромбанк кызыксыну белдергән. "Башта "партнерлык тәрәзәләре" ачарга теләр идек", ди Миңнуллина.

Яңа үзәкнең концепциясе инде ясалган. Талия Миңнуллиа сүзләренә караганда, Азәрбайҗан һәм Казакъстан белән хезмәттәшлек итү планы бар.

5 апрельдә Русиядә беренче ислам банкы булган партнерлык банкингы үзәге, Татагропромбанкның лицензиясе алыну сәбәпле, үз эшчәнлеген туктатты. Ул Татагропромбанкның бер бүлекчәсе буларак эшли иде.

XS
SM
MD
LG