Accessibility links

Мәскәү хакимияте 6 майда Сазлык мәйданында каршылык чарасы уздыруга рөхсәт бирмәгән


"Миллионнар маршында" ктанашучылар "Сазлык әсирләренә" теләктәшлек белдерә

Мәскәү мэриясе оппозициянең 6 майда Октябрь мәйданыннан Сазлык мәйданына кадәр йөрешенә ризалык бирмәгән. Моны ул Кызыл мәйданда 9 май парадына әзерлек эшләре алып барылу белән аңлата.

Бу хакта чараны оештыручыларның берсе Александр Рыклин хәбәр итә, дип яза Интерфакс.

Мәсәкү хакимияте альтернатив маршрут тәкъдим иткән. Ләкин оешытручылар аңа риза түгел. Рыклин сүзләренә караганда, алар шәһәр үзәгендәге башка мәйданнарда җыелу мөмкинлеген карый алалар, ә шәһәр читенә бармаячаклар.

6 майда Сазлык мәйданына кадәр йөрешкә гариза 24 апрельдә бирелгән. Оештыручылар 2012 елның 6 маенда үткән "Миллионнар маршы" юлын кабатларга тели. Хакимият фикеренчә, ул вакытта килешенгән чара тәртипсезлеккә әйләнгән.

Быел 6 апрельдә Русия оппозициясенең Мәскәүдә Сазлык мәйданында "Миллионнар маршы" дип аталган чара үткәрүенә биш ел тулачак.

Бу чара демонстрантлар һәм полиция бәрелешенә әверелде, әмма хакимиятләр әлеге хәлне күп кеше катнашкан тәртипсезләр дип бәяләде.

Шул ук көнне Русия тикшерү комитеты ачкан җинаять эше 30дан артык кешегә кагылды.

XS
SM
MD
LG