Митингларга чыккан студентларны уку йортларыннан куу белән яныйлар, дип яза Коммерсант-Уфа газеты.
Уфа Тармак технологияләре көллиятендә уздырылган "тәрбияви сөйләшүләр" турында басмага Навальный штабында белдергәннәр. Студентлар журналистларга әлеге мәгълүматны раслаган. Шундый ук кисәтүләр Уфа Нефть техник университетында да булган, дип яза Коммерсант-Уфа.
Республика хакимиятендә мондый фәрман булмады, ләкин уку процессының канунга ярашлы булуына ирешәчәкбез, дип белдерәләр. "Аерым сәясәтчеләр һәм фиркаләр" эшчәнлеге укыту програмында каралмаган, диләр хакимияттә.
26 март Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы митинглар узды. Бу чараларга Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия премьер-министры Дмитрий Медведев турында тикшеренү нигезендә әзерләп интернетка чыгарылган видео этәргеч булды.
Митингларга студентлар, хәтта мәктәп укучылары да күпләп чыкты.