Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда "Сүзге-тора" дип аталган яңа фестиваль уздырылачак


Фестиваль кунаклары өчен хәтем-аш әзерләнәчәк ("Искер җыены", 2016 ел)
Фестиваль кунаклары өчен хәтем-аш әзерләнәчәк ("Искер җыены", 2016 ел)

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә "Сүзге-тора" дип аталган яңа фестиваль оештырылачак. Ул Себер ханбикәсе Сүзгенең шәһәре урнашкан тарихи Сүзген тавында узачак.

Төмән өлкәсенең "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова үзенең Facebook сәхифәсендә язуынча, фестиваль 19-20 майга планлаштырылган. Алтай, Хакасия, Иркутски, Томски, Кемерово, Новосибирски, Екатеринбур, Уфа, Казан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төркиядән вәкилләр киләчәк, диелә. 19 майда "Себер татарларының һәм Евразия җирлегенең төп халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: тамырлар һәм хәзерге вакыт" дигән темага "түгәрәк өстәл" оештырылачак.

20 майда Сүзген тавы итәгендә уеннар, бәйгеләр, себер татарларының Урта гасырлардагы тормышы турында театральләштерелгән тамаша булачак. Катнашучыларга хәтем-аш тәкъдим ителәчәк.

Кичен Тубыл шәһәренең Синтез мәдәният сараенда фестивальдә катнашучыларның гала-концерты планлаштырылган.

Моңа кадәр Тубылда һәр ел саен "Искер җыены" узып килде. Быел җәен Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урында фестиваль унынчы тапкыр үтәргә тиеш иде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның тарихи-мәдәни чарасы булган "Искер-җыен" халыкара фестивален һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференцияне "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарып, финанслаудан баш тартты.

Соңрак Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрергә кирәк дип әйтте.

XS
SM
MD
LG