Казаннан Путинга хатлар
29 апрельдә Русиякүләм "Туйдырдың" чарасында Казанда полиция ике кешене тоткарлады. Башта бу протест чарасын оештырган "Ачык Русия" хәрәкәте шурасы әгъзасы Дарья Кулакова тоткарланды. Чара тәмамланганнан соң 10 минут узгач анда катнашкан Ләйсән Исмәгыйлеваны алып киткәннәр. Чара кысаларында 20ләп кеше Русия президенты Владимир Путинның Казандагы кабул итү бүлмәсенә хатлар тапшырган. Алар Путинның 2018 елгы президент сайлауда катнашмавын таләп итә.
мультимедиа
-
июль 27, 2023Бөгрүделиктә нан (икмәк) пешерәләр
-
май 12, 2021Казанда атыш корбаннары белән хушлашалар
-
февраль 23, 2021RFE/RL helps to teach Tatar language in Tatarstan
-
февраль 02, 2021Казаннан Диана: "Полиция бүлегендә тулысынча диярлек чишендерделәр"
-
декабрь 22, 2020"Мин үкенәм". Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте