Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән Бангкокка очучы очкыч турбулентка эләгү нәтиҗәсендә 27 кеше яраланган


Мәскәүдән Бангкокка очучы очкыч күктә турбулентлык зонасына эләгү нәтиҗәсендә 27 кеше, шул исәптән 24 русияле һәм өч Таиланд кешесе яраланган. Гадәттән тыш хәл аркасында юлчыларда бәрелүләр, сынулар, каймыгулар булган, дип хәбәр итә Русиянең Таиландтагы илчелеге.

Зыян күрүчеләрнең кайберләренә хирургик операцияләр кирәк булачак диелә.

Илчелек мәгълүматларына караганда, "Аэрофлот" ширкәте очкычы Бангкокның "Суваннапум" һава аланнына килеп җитәрәк һава чокырына эләккән.

"Юлчыларның бер өлеше иминлек каешларын эләктремәгән булган. Яраланганнар җирле хастаханәгә китерелде. Кайберләренә операция кирәк булачак", диелә хәбәрдә.

Интерфакс чыганаклары мәгълүматларына караганда, очкычта 300дән артык кеше булган. Экипаж һәм очкыч зыян күрмәгән.

"Boeing 777 эләккән турбулентлык "Якты күк турбулентлыгы" дип атала. Ул болытлар эчендә түгел, ә чиста күктә була, шуңа күрә аны метеорология радиолокаторы тотып ала алмый. Экипажның юлчыларны урыннарына утырып каешларны эләктерергә дип кисәтергә мөмкинлеге булмаган," диелә "Аэрофлот" сайтындагы белдерүдә.

Һава ширкәте мәгълүматләренчә, дөньяда ел саен 750 шундый турбулентлык очраклары күзәтелә.

"Аэрофлот" вәкилләре һәм Русиянең Бангкоктагы илчегеле хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә ярдәм итәр өчен алар белән даими элемтәдә тора", диелә һава ширкәте хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG