Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин белән Трамп телефоннан сөйләшәчәк


АКШ президенты Дональд Трамп сишәмбе Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшәчәк, дип белдерде Ак йорт.

Бу Дональд Трампның президентлыкка килгәннән соң Путин белән өченче тапкыр сөйләшүе. Беренчесе Трампның инаугурациясеннән соң булган иде. Алар кыска гына сөйләшеп алды.

Икенче сөйләшү Петербурдагы террор һөҗүменнән соң булды.

Ике президент сөйләшүенең темасы әйтелми. Трамп белән Путин Cүрия хәрби-һава корылмасына америка ракета һөҗүменнән соң аралашмаган иде. Русия әлеге гамәлне кискен тәнкыйть итте һәм "суверен дәүләткә каршы агрессия" дип атады.

XS
SM
MD
LG