Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: майда ниләр карарга?


Азатлык, гадәттәгечә, алдагы айның иң кызыклы премьераларын барлый. Май аенда кино сөючеләргә кинотеатрларга берничә тапкыр кереп чыгарга туры килер - премьералар күп булачак.

Күзәтүебезне миллионлаган җанатар көткән иң кассалы фильмнарның берсе, күп кино тәнкыйтьчесенең мантыйгына сыймый торган бишенче "Кариб юлбасарлары" фильмыннан башлыйбыз. Мантыйкка ул чыннан да сыймый, чөнки охшаш эчтәлекле һәм пират темасына төшерелгән күпсанлы фильмнар беркайчан да югары табышларга ирешә алмаган. Инде бишенче тапкыр чыкса да, "Кариб диңгезе юлбасарлары" табышы кимеми, киресенчә, арта бара.

Фильмнан фильмга сюжет үзгәрми сыман. Капитан Джек янә элекке дошманнан кача, бу юлы дошман ролен Салазар башкара, аны актер Хавьер Бардем уйный. Гадәттәгечә, дошман янында өрәк-пиратлардан торган төркем бар. Һәм гадәттәгечә, котылыр өчен баш каһарманнарга тылсымлы артефакт (бу юлы - Посейдонның өч япьле сәнәге) табарга туры киләчәк.

Бу юлы Джонни Депп белән төп рольләрдә яшь Һенри Тернер һәм Карина Смит геройлары да булачак (аларны Брентон Туэйтес һәм Кая Скоделарио уйный). Орландо Блум һәм Кира Найтли каһарманнары да кайтачак, ләкин әлегә аларның фильмда никадәр зур роль уйнаулары билгеле түгел.

Фильм белән кызыксыну зурлыгын дәлилләгән бер факт кына китерик: беренче өч фильм бергә 2 миллиардтан артык доллар туплаган. "Кариб диңгезе юлбасарлары: Мәетләр әкият сөйләми" фильмы экраннарга 25 май көнне чыгачак.

Нигә карарга кирәк? Беренче чиратта, моңа кадәр чыккан фильмнарны ошаткан кешеләргә кызыклы булыр. Гомумән, маҗаралар, сәяхәтләр һәм пафослы сугышуларны яраткан кешеләргә хушына килер. Яхшы юмор, матур төшерелгән видеорәт һәм искитмәле диңгез пейзажлары өчен карарлык фильм.

"Артур патша: кылыч риваяте"

Бу персонаж турында күп фильмнар төшерелгән, биредә исә режиссер исемен белү бу фильмга бару теләген уята: аны данлыклы Гай Ричи төшергән. Һолливудның иң танылган режиссерларның берсе булып, ул үзгә стиль һәм осталыкка ия. Һәм бу инде бераз туйдырган персонажлар һәм вакыйгаларны яңача күрергә мөмкинлек бирә.

Яшь Артур Лондиниум тирәләрендә үзенең бандасы белән эшсез вакыт үткәрә. Үзенең килеп чыгышы аңа әһәмиятле дә, кызыклы да түгел. Ләкин Экскалибур кылычы белән очрашканнан соң, ул тулысынча үзгәрә: каршылык күрсәтүче хәрәкәткә кушыла һәм тиран Вортиһернга каршы кешеләрне берләштерә. Җиңү өчен ул үзенең эчке нәфесе белән дә көрәшергә өйрәнергә тиеш була.

Фильмда төп рольләрне Чарли Ханнэм белән Джуд Лоу башкара. Фильм Англия, Уэлс һәм Шотландиядә төшерелгән. Русиядә премьера 11 майга билгеләнгән.

Нигә карарга кирәк? Тарихи драма яратучыларга кызыклы булыр. Бераз фэнтези өлешләре булса да, фильмны тарихи риваятьләргә туры китерергә тырышканнар. Үзеңнең тискәре якларың белән көрәшү, халык өчен тырышу һәм хезмәт итү идеяләрен яхшырак аңлау өчен карау кирәк.

"Боҗра"

Җитди һәм заманча антиутопияләр яратучылар өчен дә май ае яхшы фильм әзерләгән. "Боҗра" фильмында якынча хәзерге заманнар тасвирлана. Мэй исемле баш герой "Боҗра" исемле глобаль интернет ширкәтенә эшкә урнаша һәм яңа зур проект әзерләүдә катнаша. Ләкин вакыт узу белән ул бу проектның никадәр кеше иреген кыса һәм миллиардларча кешенең тормышын күзәтә алганына төшенә. Һәм глобаль күзләү системына каршы көрәшә башлый.

Фильм яхшы актерлар такымын туплый алган. Баш рольне Эмма Уотсон башкарса, төп антагонист вазифасын Том Хэнкс башкара. Антиутопия музыкаль яктан яхшы әзерләнгән, фильмының композиторы - танылган Дэнни Элфман.

Нигә карарга кирәк? Сезне кеше хокуклары һәм иреге, аларны чикләү, заманча технологияләр кызыксындыра икән, бу фильм сезгә туры килер. Шулай ук төрле конспиратив теорияләрне яратучылар һәм яклаучыларга да кызык булыр.

"Галәм сакчылары 2"

Инде язганыбызча, 2014 елда чыккан беренче ​фильмының зур уңышка ирешүеннән соң, аның дәвамы булуы - вакыт мәсьәләсе генә иде. Бу фильм шактый каршылыклы хисләр уята: бер яктан, бераз тилерәк юмор һәм эшләнеп бетмәгән сюжет булса, икенче яктан кызыклы сәяхәтләр, оста актерлар уены һәм әйтеп бетергесез шәп саундтрек бар. Караргамы, юкмы - монысын үзегез хәл итегез, ләкин күпчелек яшүсмерләр бу фильмга атлыгып барачак.

Кеше булган Питер Квилл, зур гәүдәле Дракс, яшел тиреле Гамора, тере агач Грут һәм сөйләшә торган янут янә бергә, галәмне сакларга юл тоталар. Каһарманнар, гадәтләренә тугъры калып, бик юләр хәлләргә эләгәләр, шундый ук юләрлек белән алардан котылалар һәм дөньяны саклыйлар. Бу юлы геройлар әле Питерның әтисен эләп табарга тиеш була.

Нигә карарга кирәк? Яшүсмер балагыз булса, һичшиксез аның белән бу фильмга барырга тәкъдим итегез - бу яшьләрнең иң яраткан фильмнарның берсе. Дөрес, яхшылык һәм игелек кебек кыймәтләрдән тыш биредә артык зур мәгънә эзләргә кирәкми.

"Гаилә кешесе"

Гаилә һәм эш арасында баланс табу турында кызыклы фильм. Циник Дэйн Дженсен үзенең "американ хыялы"н башкаруга һәм бизнес-олимпка җитүгә якын була, ләкин аның карьера эше гаилә мәнфәгатьләре белән каршылыкка керә. Дэйнга җиңел булмаган проблемны чишәргә туры килә.

Төп рольләрне Элисон Бри, Джерард Батлер һәм Уиллем Дефо башкара. Премьера 18 майга билгеләнгән.

Нигә карарга кирәк? Гаилә һәм карьера дилеммасы турында яхшы драма. Эш һәм якыннар белән булу проблемын хәл итәргә теләгән кешеләргә кызыклы булыр.

XS
SM
MD
LG