Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Азатлык" берлеге Төркичелек көнен билгеләде


Садри Максуди һәйкәленә чәчәк салучы активистлар
Садри Максуди һәйкәленә чәчәк салучы активистлар

Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Төркичелек көнен Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салып һәм ялгыз пикет оештырып билгеләде.

3 майда Төркиядә һәм башка кайбер төрки илләрдә Төркичелек көне билгеләнә. Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары бу көнне Русия һәм төрек юристы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салды һәм ялгыз пикет оештырды.

Пикетта "3 май – төрки бердәмлек көне, Төркиләр! Туганлык элемтәләрен ныгытыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, үпкәләрне онытыгыз! Төркиләр! Дуслашыгыз, ярдәм итешегез, бер-берегезне яратыгыз!", дигән плакат күтерлгән иде.

Төркичелек көне тарихы 1944 елның 3 маенда булган мәхкәмә утырышына барып тоташа. Бу көнне төрек язучысы, төрки бердәмлек тарафдары Ниһаль Атсыз ялган гаепләүләр аркасында төрмәгә хөкем ителә. Моңа ризасызлык белдереп, меңләгән төрек милләтчесе Әнкара урамнарына чыга.

Әлеге вакыйгадан соң бер ел узгач, Тохандагы хәрби төрмәдә утыручы Ниһаль Атсыз, Зәки Вәлиди Туган, Неждет Санчар, Реха Огуз Төркхан бу көнне Төркичелек көне буларак беренче тапкыр билгели.

Соңрак 3 май Төрки бердәмлек көн буларак билгеләнә башлый.

XS
SM
MD
LG