Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 05:51

Сүриянең иминлек зонасы өстендәге һава киңлеге АКШ авиациясе өчен ябык булачак, дип белдерде Русия вәкиле Сүриядәге хәрби низагны тыныч юл белән чишү максатында Астанада үткән сөйләшүдә.

Моңа кадәр БМОның генераль секретаре Антониоу Гутерриш Сүриядә иминлек зоналары булдыру турында Төркия, Русия һәм Иран тарафыннан төзелгән килешүне хуплаган иде, шул ук вакытта ул нәкъ шушы зонада гамәли нәтиҗәләргә ирешү мөһимлеген ассызыклады.

Иминлек зоналары хакында килешү 4 майда гамәлгә керде. Ул атышуны тыю режимын булдыруны, бу зоналар өстендә очышларны тыюны, тиз арада һуманитар ярдәм илтеп җиткерү һәм качакларга кайтырга мөмкинлек бирүне күз уңында тота.

БМО генераль секретаре белдерүенчә, килешүдә язылганнарны үтәү сүрияләрнең сыеныр урынга өметләнү хокукына хилафлык китерергә тиеш түгел. Шулай итеп, БМО башлыгы килешү төзүчеләрнең качакларның күчеп йөрүен чикләргә ниятләве уңаеннан борчылуын белдерә.

Иминлек зоналары булдыруны Сүрия кризисын чишүдә Иранның катнашуына каршы булган Сүрия хәрби оппозициясе тәнкыйтьләп чыкты.

АКШның дәүләт департаменты 4 май көнне "Сүриядә көч куллануны киметүгә багышланган нәтиҗәле чараларга ярдәм күрсәтү һәм Сүрия низагын туктату өчен реаль сәяси карар табар өчен шартлар тудыру" хакында белдерде.

XS
SM
MD
LG