Accessibility links

Хыдырлез кырымтатар бәйрәмеме, яисә пропаганда коралымы?


Кырымда оештырылган Хыдырлез бәйрәмендә дөньядагы иң зур чебурек

6 майда Акмәчет–Бакчасарай юлында кырымтатарларның Хыдырлез-2017 яз һәм муллык бәйрәме үтте. Кырым хакимиятләре аны оештыруга быел тагын да зуррак әһәмият биргән.

Кырымтатарларны бәйрәмдә “шатландыру” өчен Русия төбәкләреннән дә артистлар катнашты. Сәхнәгә чыкканнар арасында Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов та, Нальчиктан “ну татарочки танцуем” дип урысча җырлаучы Мурат Тхагалегов, Дагыстаннан Аслан Гусейнов та бар иде. Тагын бер Татарстан кунагы “Алтын барс” бүләге иясе Сөмбел Билалова, кеше күп булмаганга булса кирәк, микрофонны алып “Исәнмесез, Кырым халкы, кайда сез?”, дип сәхнәгә чыкты. Бу юлы да хакимият ачкан “Милләт” кырымтатар телеканалы чараны туры эфирда трансляцияләде.

Шуны да әйтергә була, аннексиягә кадәр бу бәйрәмгә һәркем үз теләге белән килгән булса, бүген инде бу анда җыелырга хакимиятләрнең кырымтатарларны үзенчә өндәве беркемгә дә сер түгел. Сәхнәдән чыгыш ясаучы кырымтатар дәүләт ансамбльләренең, мәдәният йортларында эшләүче төрле кырымтатар төркемнәренең чыгышлары ихтыяри-мәҗбүри булганын да һәркем белеп тора.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров оккупацион хакимиятләр Кырымда “Хыдырлез” бәйрәменә күп кеше килде дияр өчен мәктәп автобуслары белән укучыларны һәм укытучыларны махсус китергәннәрен дә язды фейсбуктагы сәхифәсендә.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәис урынбасары Ленур Ислямов исә Кырымда яшәүче кырымтатарларны аннексияләнгән Кырымда үткәрелгән “Хыдырлез”та катнашмаска чакырды. “Улларыгыз, ирләрегез, якыннарыгыз эзәрләкләнгән, урланган, эзсез югалган, хаксыз утыртылган чакта Кырымда бәйрәм итү, анда катнашу – халкыбызга хыянәт итү, оккупантлар өчен кырымтатарларда барысы яхшы дигән рәсем булдырып аны дөньяга тарату. Алар оештырган бәйрәмга бармагыз, катнашмагыз”, дип чакырды ул АТР телеканалы эфирында.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев исә мәчетләрне, зиратларны мәсхәрәлиләр, Коръәннәрне ерталар, кырымтатарларны кулга алалар. Кем бу тормышта ирекле, кызык яши, кем 6 майда бәйрәмгә барып көрәктән бушлай чебурекләр ашаучы бәхетле татарлар массовкасын ясаячак?! дип язды үзенең фейсбук сәхифәсендә.

Украина заманында бу халык бәйрәменең чыгымнарын күбрәк кырымтатар эшмәкәрләре, гади кешеләр үзләре каплап торган булса, бүгенге көндә бәйрәмне хакимият үз контролендә тотып аны оештыруга зүр көч куя дияргә мөмкин. “Хыдырлез-2017” Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән башлыгы Сергей Аксёнов патронатында узуын хәбәр иткән Кырым матбугаты, чыннан да, кырымтатар бәйрәменә хакимиятләр игътибар иткәнен раслый.

Хәтта, гомердә булмаган һәм көтелмәгән кешеләрдән дә бу юлы котлаулар яңгырады.

Мария Захарова Акъярда
Мария Захарова Акъярда

Кырымга килгән Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова да 5 майда кырымтатарларны “Хыдырлез” бәйрәме белән “Россия сегодня” радиосының туры эфирында котлады. Кырымның моны зурлап телгә алган Милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов Хыдырлез халыкара дәрәҗәгә чыкты” дип бәяләде. Ул чыннан да шулай уйлыймы, юкмы – билгеле түгел, ләкин Хыдырлез 2014 елдан башлап халыкара дәрәҗәдә кырымтатарларның Кырымда яшәешләре тыныч, матур дип күрсәтү әсбабына әвереләп баруын күзәтергә мөмкин.

Ни өчен инде хәтта Русия тышкы эшләр министрлыгының югары катлам даирәләре кырымтатарларга игътибар итә башлады соң? Дөнья илләре кырымтатарларны Кырымда эзәрләкләүләрне белеп Мәскәү алдына яңадан яңа фактларны китереп, каты таләпләр куюны, төрле документлар кабул итүне туктатмый. Кырымтатар факторы Русия тышкы эшләр министрлыгы өчен, килешмәүчән, катлаулы бер фактор булачагын көтмәгән булса кирәк. Кырым мәсәләсендә ул Мәскәүнең тышкы пропагандасын юкка чыгара торган факторга әвәрелеп барганын шактый соңга калып аңлый башлаганын күрә булса кирәк министрлыгы сүзчесе. Хыдырлез бәйрәме белән котлап ул Мәскәүнең кырымтатарларга “якты” йөзен күрсәтү омтылышы итеп кабул итергә мөмкиндер.

Кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җамилевне 2014 елда Кырымга кертмәүдән соң халык Хыдырлезга барудан бөтенләй баш тарткан иде. Ул елда хакимиятнең бәйрәмне әзерләүгә сарыф иткән миллионнары һавага очкан иде.

XS
SM
MD
LG