Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 21:52

6 май көнне Латвия башкаласы Ригада, шәһәрнең үзәк паркы булган “Верман бакчасы”нда Cабантуй бәйрәме узды.

Латвия татарлары милли бәйрәмне инде утызынчы ел рәттән оештыра. Быел Сабантуйны әзерләүдә Европа татар яшьләре берләшмәсе әгъзалары башлап йөргән. Берләшмә активистларының берсе Рамил Кадыйров Азатлыкка әйтүенчә, бәйрәмдә Латвиядән генә түгел, Литва, Эстония, Швециядән татар һәм башкорт җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашкан.

“Верман бакчасы” – Риганың иң матур һәм зур паркларыннан берсе. Шәһәр халкы өчен ул ял итү урыны да, шул ук вакытта төрле концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрү мәйданчыгы да булып тора.
Сабантуйны Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни җәмгыяте рәисе Зөфәр Зәйнуллин ачып җибәргән. Рига шәһәре җитәкчеләре исеменнән, шулай ук Татарстан президенты һәм Башкортостанның Мәскәүдәге вәкиллеге исеменнән дә котлау сүзләре яңгыраган.

Гадәттәгечә бәйрәмгә Татарстаннан артистлар килгән иде. Милләттәшләрне котлап җырчылар Алина Шәрипҗанова, Зәринә Вилданова, Ясмин, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин, “Сәйдәш” бию ансамбле чыгыш ясады. Концертта Балтыйк буе илләреннән татар һәм башкорт җырчылары, шулай ук башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Рига Сабантуе программасы милли уеннар һәм ярышларга бай булды. Кунаклар рәхәтләнеп капчык сугышы, чүлмәк вату, йомырка белән һәм капчык киеп йөгерү һәм башка уеннарда көч сынашты. Бәйрәмнең иң кызган мизгелләре татарча көрәш вакытында булды. Батырга, сабантуйның барлык кагыйдәләренә туры китереп, бәрән бүләк иттеләр.

“Сабантуй татарлар һәм башкортлар өчен генә түгел, Ригада яшәүче башка милләт халыкларына да кызык булды, бу бик сөнечле хәл. Латвиянең башка төбәкләреннән килүчеләр дә бар иде. Хәтта башка илләрдән дә студентлар, туристлар катнашты”, - дип сөйләде Рамил Кадыйров.

Быелгы бәйрәмне оештыручылар – Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни җәмгыяте һәм Европа татар яшьләре берләшмәсе. Шулай ук Латвия башкортларының “Акбузат” җәмгыяте һәм Балтиянең “Салават Юлаев” халыкара үзәге дә бу чараны оешыруда ярдәм иткәннәр.

“Казан белән Рига арасында туры очышлар башлануы ике башкаланы бер-берсенә тагын да якынайтты”, - дип билгеләп үтте Рамил Кадыйров.

Ригадан Казанга беренче очкыч 27 апрель көнне килде. Беренче рейс пассажирлары арасында Рига шәһәре башлыгы Нил Ушаков та бар иде. Очкычлар атнасана ике тапкыр оча.

XS
SM
MD
LG