Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 05:58

"Ул да сугышка үзе теләп китмәгәндер"


"Долг" клубы "Фронт" хәрби тарих клубы белән берлектә бәрелешләрнең тарихи реконструкциясе белән дә шөгыльләнә.

"Бер солдат безнең капка төбенә гел килде. Авыз гармунында уйнап, без бала-чаганы күзәтер иде. Әбием, аны кызганып: "әйдә, кил, нимес, чәй эч", дип, чакырып, ашатып чыгаргалады.

Икенче дөнья сугышында җиңү яулауны бәйрәм иткән көннәрдә әсир итеп алынган фашистлар язмышы турында, гадәттә, сөйләшмиләр. Ә алар бик күп була һәм бу әсирләр өчен Советлар Берлеге җирендә махсус лагерьлар булдырыла, һоспитальләр ачыла, алар шулай ук төрле эшләргә тартыла.

Үз халкыбызга ашарга һәм медицина ярдәме җитмәгән бу вакытта дошман солдатлары күпләп үлә. Рәсми белешмәләргә күз салсак, мин яшәгән Киров өлкәсендә әсир солдатларны җирләгән барлыгы 16 урын билгеле, анда 9962 әсир җирләнгән.

Шулай ук өлкәдә барлыгы 60 эвакуацияләү һоспитале була, шуларның берсе өлкәнең көньягында урнашкан Вятка Аланы шәһәрендә урнашканлыгын өлкән буын әле дә хәтерли.

Аларны киемнәрен салдырып җирләделәр, өске киемнәре тау булып өелеп ята иде

Мәчет картлары белән сөйләшеп утырганда, берсе, малай чакта белә идем дип, үлгән алмманнарны җирләгән урынны искә алды: "Аларны киемнәрен салдырып җирләделәр, өске киемнәре тау булып өелеп ята иде, кызыгып, өйләренә ташучылар да булды. Бу, күрәмсең, кешенең юксызлыктан мие томаланган чак булгандыр, айнып, кире илтеп ташлаганнарын хәтерлим".

Вятка Аланы янында әсирләрне җирләгән урыннар төгәл билгеле булса да, кемнәр җирләнгәне турында мәгълүмәт юк.

Ә менә Малмыҗ районы Таң авылы янында әсирләр торганлыгы турында рәсми мәгълүмәт бөтенләй юк дияргә була. Сугыш вакытында бала яшендә шул авылда яшәгән бер ханым сөйләгәнчә, алманнарга авылга чыгып йөрергә рөхсәт ителгән: "Бер солдат безнең капка төбенә гел килде. Авыз гармунында уйнап, без бала-чаганы күзәтер иде. Әбием, аны жәлләп: "әйдә, кил, нимес, чәй эч", дип, чакырып, ашатып чыгаргалады. Күршеләр "ник аны сыйлыйсың, синең улыңа бәлки ул аткандыр" дип, шелтәләр иде. Әбием исә "минем улымны миннән сорап алып чыгып китмәделәр, ул да сугышка үзе теләп китмәгәндер" дип аны яклады.

Бер солдат безнең капка төбенә гел килде. Авыз гармунында уйнап, без бала-чаганы күзәтер иде

Чыннан да, сәламәтлекләре ныгый башлаган әсирләргә һоспиталь урнашкан төбәк урамнарына чыгарга рөхсәт ителә. Алар, ялланып эшләп, үз тамакларын туйдыра башлыйлар. Ризык җитми. Урманнар эчендә утырган лагерьларга юл булмый. Әсирләр, яраларыннан гына түгел, ачлыктан да күпләп үләләр.

Әсирләрне тоту шартлары турында 1929 елның 27 июлендә кабул ителгән Женева конвенциясендә әсирлектә үлгән һәрбер кеше үз дәрәҗәсенә карап җирләнергә тиеш диелгән.

1941 елда Советлар Берлегендә әсирләр турында канун кабул ителә, аның лагерьларда тотыла торган әсирләр турындагы белешмәсендә үлгәннәр өчен махсус зират булырга тиеш диелгән, җирләү тәртибе билгеләнгән. Һәр әсир аерым кабергә җирләнергә, кабердә кем ятканлыгы билгеләнергә тиеш. Гади солдатларны кительләрен һәм шинельләрен салдырып, эчке киемнән, офицерларны өске киемен салдырмыйча кабергә салырга диелгән була.

Күрсәтмәләр бар, әмма алар күпчелектә үтәлми. Сугыш беткәннән соң озак еллар әсир дошман солдатлары язмышы турында ләм-мим сүз булмады. Бары тик 1995 елдан соң гына Русиядә төрле карарлар чыгып, әсирләр җирләнгән зиратларны эзләү, барлау, җирләнгән солдатларның исемнәрен ачыклау башланды.

Киров өлкәсендә бу эш белән "Долг" хәрби патриотик клубы шөгыльләнә. Без немец дип йөрткән дошман солдатлары арасында дистәләрчә милләт вәкилләре бар – чехлар, поляклар, румыннар, маҗарлар, финнар һәм башкалар. Алар табылган зират урыннарына истәлек ташлары куела.

Тәскирә Закир
Киров өлкәсе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG