Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:28

8 май Кырымның Судак шәһәрендә Амет Аметов һәм Капсихор (Морсоке) авылында Юсуф Тороз тоткарланды.

8 май иртән Кырымда Судакның Асрет бистәсендә яшәгән Ильвер Аметовның йортында тентү уздырып, улы Аметны кулын богаулап алып киткән иделәр. Туганнары әйтүенчә, аны кичен генә чыгарганнар. Ни сәбәпле алып киткәннәре белдерелми.

Ильвер Аметов Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең Судак бүлеге рәисе. Әлеге хәлдән соң шул ук куәт төркеме Судак районы Капсихор (Морсоке) авылында Юсуф Торозның йортында тентү уздырган һәм Торозны алып киткән.

Ильвер Аметов Азатлыкка "Мин өйдә булмаганда иртән 7 сәгать 30 минутта бер кечкенә автобуста һәм җиңел машинада 10-15 кораллы кеше килеп, кем булганнарын әйтмичә, сәгать 9га хәтле тентү уздырып тыелган әдәбият, корал, тагын нәрсәдер эзләгәннәр, бернәрсә тапмаганнан соң, улымның кулларын богаулап алып киткәннәр. Мин өйгә кайтып җиткәндә инде беркем дә юк иде. Киленем әйткәнчә, алар улыма сукканнар", диде.

Кулга алынган Амет 42 яшендә, ике кечкенә баласы бар һәм вафат булган абыйсының тагын ике баласын тәрбиягә алган.

Апрель ахырында Нью-Йоркта БМО Гомум мәҗлесе чарасында һәм асаба халыклар даими форумы сессиясендә аннексияләнгән Кырымдагы кырымтатарларның ачы язмышы турында сүз барды. Украинаның мәгълүмати сәясәт министры урынбасары Эмине Джеппар анда чыгыш ясап кырымтатарларны тоткарлаулар, эзәрлекләүләр турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG