Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 05:59

Нью-Йоркта БМО Гомум мәҗлесе чарасында һәм асаба халыклар даими форумы сессиясендә Русия оккупацияләгән Кырымда кырымтатарларның ачы язмышы турында сүз барды.

24 апрельдән 5 майга кадәр Нью-Йоркта БМОның Асаба халыклар даими форумының XVI сессиясе үтә. Әлеге чарада кырымтатарлар да катнаша. Форум кысаларында Русия оккупацияләгән Кырымда кырымтатарларның хәленә багышланган аерым чаралар да үтә.

Кырымтатарларны эзәрлекләүләр һәм кырымтатарларның проблемнарына багышланган фильмны тәкъдим итү
Кырымтатарларны эзәрлекләүләр һәм кырымтатарларның проблемнарына багышланган фильмны тәкъдим итү

Украинаның мәгълүмати сәясәт министры урынбасары Эмине Джеппар Фейсбукта БМО форумына килгән һәрбер кырымтатарның да проблемнарны бүлешеп яктыртулары турында хәбәр итте. Эскендер Бариев Русиянең Кырымтатар Мәҗлесе эшчәнлеген тыюы һәм ярымутрауда күпләгән репрессияләр турында сүз тота. Гаяна Юксель Кырымда сүз иреге булмау һәм кырымтатарларның милли мәгълүмат чаралары эзәрлекләнүе турында сөйли. Эльвир Сагирман һәм Фетхи Куртий Шахин Кырымдагы яшьләрнең Русия армиясенә чакырылулары, кырымтатар телен өйрәнүдә кыенлыклар һәм башкалар турында җиткерә. Эльзара Топалова Украинада кырымтатарларны яклау юллары белән таныштыра.

25 апрель БМО Гомум мәҗлесендә асаба халыклар хокуклары декларациясе кабул ителүгә 10 ел тулуга багышланган чарада Эмине Джеппар да чыгыш ясады. Ул Украинаның асаба халыклар, аерым алганда кырымтатарларның хокукларын яклаучы бердәнбер дәүләт булуы турында сөйләде.

"Минем сүзем украин ватандашларының яңа шартларда демократик Украинада милли үзбилгеләнүебез турында. Украина оккупацияләнгән Кырымны кайтарырга тырыша һәм Донбасста Русия ярдәме белән алып барылган сугышта катнаша.

2014 елның мартында Украина кырымтатарларны үзбилгеләнү хокукы булган асаба халык итеп таныды

Укрина совет золымы калдыкларыннан арынырга тырыша. Украина демократия һәм Европага таба үзгәреш юлында. БМОның асаба халыклар хокуклары турында декларациясенең 10 еллыгын билгеләгән бу көндә мин, зур горурлык белән, Украинаның асаба халыкларның хокукларын яклаучы дәүләт булуы турында әйтә алам. 2014 елның мартында Украина бу декларациягә кул куйды һәм кырымтатарларны үзбилгеләнү хокукы булган асаба халык итеп таныды. Кануннар һәм резолюцияләр кабул итеп, хөкүмәттә кырымтатар вәкилләрен булдырып, үземне күз алдында тотам, Украина кырымтатар халкына милли, мәдәни, лингвистик, дини, һәм асаба халыклар өчен мөһим булган башка хокукларны саклауда нигез тудырды.

Кырымтатарларны реабилитацияләү кануны да, 1944 елның 18 маенда Сталин фәрманы белән кырымтатарларның Кырымнан куып чыгаруны геноцид дип тану турында резолюция дә – иң мөһим документлар. Тарихта беренче тапкыр Украина Кырымнан китәргә мәҗбүр булган кырымтатар хосусый ATR телеканалына дәүләттән ярдәм бүлеп бирде. Кырымтатар Мәҗлесе халыкның төп идарә органы санала. Украина мәгълүмати сәясәт министрлыгы бу канун һәм резолюцияләрне тормышка ашыру өчен күп эш алып бара.

Русия БМО Кеше хокуклары декларациясенең 5нче, 18нче, 19нчы маддәләрен бозып, Кырымны оккупацияләде

Шушы көннәрдә Кырымтатар Мәҗлесе Украина парламентына кырымтатар халкы статусы турында канун өлгесен тәкъдим итте. Канун өлгесендә кырымтатарларның Украинаның асаба халкы булуы турында әйтелгән. Шулай ук Корылтай һәм Мәҗлеснең төп канун чыгару һәм идарә органы булуы турында да язылган. Бу – Русия сәясәтеннән бик нык аерыла. Русия исә БМО кеше хокуклары декларациясенең 5нче, 18нче, 19нчы маддәләрен бозып, Кырымны оккупацияләде.

Узган атнада БМОның Халыкара юстиция мәхкәмәсе Русияне кырымтатарларга һәм, аерым алганда, Мәҗлес вәкилләренә булган чикләүләрне бетерергә чакырды. Украина Русиянең бу адымга баруын көтә. Кызганыч, оккупацияләнгән Кырым хакимиятләреннән инде БМОның бу чакыруына игътибар итмәскә дигән белдерүләр дә булды.

Чыгышымны тәмамлап, мин, хатын-кыз буларак, Украина хөкүмәтендә эшләгән асаба кырымтатар халкы вәкиле буларак, Украинаның үзгәреш символы булганын әйтәсем килә. Тарихта беркайчан да кырымтатарларның бу кадәр югары дәрәҗәгә билгеләнүе булмаган. Дөньядагы башка илләр дә үзләрендәге асаба халыкларның хокукларын яклау эшендә уңышларга ирешерләр дип өмет итәм", дип чыгыш ясады Украинаның мәгълүмати сәясәт министры урынбасары Эмине Джеппар.

Эскендер Бариев (алдагы рәттә (с) чыгыш ясый
Эскендер Бариев (алдагы рәттә (с) чыгыш ясый

БМОның асаба халыклар даими форумының 16нчы сессиясендә Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев чыгыш ясап, Русия оккупацияләгән Кырымда уннан артык кырымтатарның көч кулланып үтерелгән килеш табылуы, эзәрлекләүләрнең тукталмавын бәян итте.

"Кырымтатарлар Русиянең Кырымны үзенә кушу референдумында катнашмаганга Кырымтатар Мәҗлесенең эшчәнлеген (ярымутрауда) тыйды. Бу референдумны БМО Гомум мәҗлесе дә танымады. Мин үз илемдә, үз өемдә яши алмыйм. Русия махсус хезмәтләре, мине, Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы буларак, эзәрлекләде һәм җинаять эшләре ачты.

Кырымтатарлар лидерлары Мостафа Җәмилов һәм Рефат Чубаров туган җирләреннән депортацияләнде

2014 елда автомат тоткан 20 кеше минем өемә бәреп керде һәм көпшәләрен миңа һәм минем балаларыма төбәде. Өлкәненә дүрт яшь, ә кечкенә балама алты ай иде. Өемне тентеделәр. Мәҗлеснең 16 әгъзасының өйләрендә дә тентүләр узды. Кырымтатар лидерлары Мостафа Җәмилов һәм Рефат Чубаров туган җирләреннән депортацияләнде. Милли Мәҗлес рәисе Ахтем Чийгоз ике ел да өч ай ФСБ диварлары артында кулга алынган килеш кала. Узган ел 25 май Мәҗлес әгъзасы Эрвин Ибраһимовны Бакчасарайда урладылар. Ул әле дә табылмаган. 12 кеше вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән килеш табылды.

Эрвин Ибраһимов һәм тагын унлап кырымтатарларның көч кулланып югалуын тикшерүне таләп итәбез

Асаба кырымтатарлар көннән-көн күбрәк үзләрен куркыныч астында хис итә. Без халыкара җәмәгатьчелекне һәм асаба халыкларны Русиядән БМОның 2017 елның 19 апрелендә булган мәхкәмәсе карарын үтәүне таләп итүне сорыйбыз. Ягъни Русия Югары мәхкәмәсенең Мәҗлес эшчәнлеген тыюны кире кагу һәм Мәҗлескә кырымтатарларның кануни югары органы буларак Кырымда эшчәнлеген рөхсәт итүне. Кырымда сәяси җинаять эшләрен туктату, сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итәбез. Эрвин Ибраһимов һәм тагын унлап кырымтатарларның хәбәрсез югалуын тикшерүне таләп итәбез.

Кырымтатар халкы халыкара җәмәгатьчелек һәм хокук яклау оешмалар ярдәменә мохтаҗ. Оккупацияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылуга карата реакция кешеләрнең гомерләрен һәм ирекләрен саклап калуга мөмкинлек бирәчәк. Сәяси тоткын ителгән һәм югалган кырымтатарларның гаиләләре һәм балалары сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Сезнең теләсә нинди реакциягез аларны иреккә чыгаруда һәм табуда өмет уята", диде Эскендер Бариев.

Эльвир Сагирман
Эльвир Сагирман

Кырымтатар активисты Эльвир Сагирман БМОның асаба халыклар даими форумының 16нчы сессиясе кысаларында оештырылган чараларның берсе – "Асаба кырымтатарлар. Хыялны яшәтү" дип аталган утырышта чыгыш ясады. Ул 24 апрель көнне үтте. Сагирман сүзләренчә, ул кырымтатар яшьләрнең тоткарланулары, Русия армиясенә хезмәткә чакырылулары, кырымтатар телен укытканда басым турында сөйләгән. Бу хакта ул Фейсбукта язды.

"Мин Русия Кырымны оккупацияләгәч кырымтатар яшьләрнең проблемнары, аерым алганда, канунсыз тоткарлаулар һәм урлаулар турында сөйләдем. Эмиль Мухтеремов, Джохар Мелясанов, Ислям Джеппаров, Джевдет Ислямов, Эрвин Ибрагимов очракларын санадым. Шулай ук 2015 елда ФСБ хезмәткәрләренең чик буенда мине тоткарлауларын, сорау алуларын һәм миңа басым ясаулары турында да сөйләдем.

Кырым халкын Русия армиясенә чакыру җитди проблем булып тора. Быел язын 2400 егетне армиягә алырга җыеналар, элек 200 иде. Яшьләр Украинага китеп котылырга тырыша. Оккупантлар бер җинаять эше ачты инде. Без, IV Женева конвенциясе һәм БМО декларацияләре нигезендә Русиягә кырымтатарларны үз армиягезгә ала алмыйсыз дигән таләп белән чыктык.

Укучыларны Кырымны оккупацияләү белән бәйле атрибутика кияргә мәҗбүр итәләр

Үз чыгышымда кырымтатар һәм украин телен укыту проблемнары, кырымтатар балаларын даими куркытып торулары турында да сөйләдем. Кефедәге (Феодосия) мин укыган мәктәпләрнең берсендә укучыларны Кырымны оккупацияләү белән бәйле атрибутика кияргә мәҗбүр итәләр. Балалар баш тарта. Икенче көнне мәктәпкә ФСБ хезмәткәрләре килә, укытучылар һәм укучылар белән сөйләшүләр үткәрә.

Золым дәвам итү һәм киләчәккә өмет булмау сәбәпле кырымтатарлар ватаныннан китәргә мәҗбүр. Оккупациянең өч елы эчендә Кырымда яшьләрнең саны 68 меңгә кимеде. Ахырда халыкара җәмәгатьчелекнең кырымтатар яшьләренә теләктәшлек күрсәтүен сорадым", дип язды Эльвир Сагирман.

Эскендер Бариев (с), Эльзара Топалова
Эскендер Бариев (с), Эльзара Топалова

Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды җитәкчесе Эльзара Топалова форум вакытында "Украинада кырымтатар халкының статусы декларациясе" өлгесе җитәрлек дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән дип белдерде.

"Берсүзсез, асаба халыклар өчен әһәмияткә ия принциплар: үзбилгеләнүгә, телне куллануга, хакимият органнарында вәкилләр булуга хокуклар бу өлгегә кертелгән. Әмма шулай ук әһәмиятле хокуклар: җиргә, табигый байлыкларны саклау һәм аларны куллануга, асаба халыкларны саклауга алуга хокук һәм аның мәдәни мирасын саклауга хокук, мәҗбүри күчерүне булдырмау (кырымтатарлар барсына караганда да әнә шуннан күбрәк зыян күрде) һәм башка үзенчәлекле хокуклар декларациягә кертелмәгән", ди Топалова.

Русиядә "җирле азсанлы халыклар" дигән төшенчә белән генә чикләнәләр

Аның сүзләренчә, Русиядә күпчелек асаба халыклар бигрәк тә авыр хәлдә. "Русия Конституциясендә дә, Русиянең 2025 елга кадәр булган Милли сәясәт стратегиясендә дә "асаба халык" дигән төшенчә юк, бары тик "җирле азсанлы халыклар" дигән төшенчә белән генә чикләнәләр. Бу халыкара хокук нормаларына туры килми", ди Эльзара ханым. Чыгышында ул Русиядәге асаба халыкларның әнә шул сәбәпле кысылуларга, хәтта көч куллануга дучар икәнлеген дә әйтә.

Топалова Русия БМОның асаба халыклар хокуклары турындагы декларацияләрен, нормаларын илдәге бөтен асаба халыкларга да куллансын, Русия хакимиятләре контролендәге Кырымда кырымтатарларга карата көч куллану, эзәрлекләүләрне бетерсен өчен форум әгъзаларын тәкъдимнәр белән чыгарга чакырды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG