Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарларның хокуклары бозылуны дөньяга белдереп тору кирәк"


Эльзара Топалова, Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды президенты
Эльзара Топалова, Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды президенты

Эльзара Топалова Асаба халыклар хокуклары өлкәсендә экспертлар төркеменең тугызынчы утырышында чыгыш ясап Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылу турында белдерде. Русия оккупацияләгән Кырымдагы хәлләрне дөньяга ачу өчен анда хокук яклаучыларны кертүгә ирешергә кирәк ди ул.

Эльзара Топалова 11-15 июль Женевада Асаба халыклар хокуклары өлкәсендәге белгечләр төркеменең тугызынчы җыенында чыгыш ясап Кырымда кеше хокуклары бозылу, соңгы ике ел эчендә 18 кешенең югалуы, алар арасында үле килеш табылучыларның да булуы турында белдерде. Топалова Азатлыкка бу саннар артуга таба барачак әле диде. Ул Кырымны басып алган Русия прокуратурасының кешеләр югалуга карата мөнәсәбәте ачык булмауга, җитәрлек дәрәҗәдә тикшерүләр үткәрелмәвенә дә борчыла.

Топалова – Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фондының яңа президенты. Аның сүзләренчә, Русия хакимияте кырымтатарларны бастыру һәм өркетеп тору өчен экстремизмга каршы көрәш дип белдереп кабул ителгән кануннарны куллана. Ярымутраудагы 350 мең кырымтатарның 20 меңләбе, гаиләләренә һәм тормышларына куркыныч янаганга, тарихи ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булган.

Эльзара ханым үзенең чыгышы вакытында БМО каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләрен асаба халыкларның хокуклары бозылган, тормышларына куркыныч янаган җирләргә, шул исәптән Кырымга да керү мөмкинлеге тудырырырга чакырды.

Дөньяның төрле почмакларыннан хокук яклаучылар, асаба халыклар вәкилләре җыелган, Женевада үткән чарада Топалованың беренче чыгышы иде бу.

Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014
Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014

2014 ел ахырына кадәр Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фондын хокук яклаучы кырымтатар Надир Бекиров җитәкләгән иде. БМО Кеше хокуклары шурасының 2014 елның 22-29 сентябрендә Нью-Йоркта үткән утырышында асаба халыкларга багышланган конференциягә барырга җыенгач, аны битлекле кешеләр көч кулланып Кырымнан чыгармады, паспортын тартып алды.

Мәскәү Кырымдагы хәлләрне дөньяга чыгармас өчен бөтен көчен эшкә җигә башлаган вакытлар була ул. Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фондының эшчәнлеге дә тыела. Бу фондны Украинада яңадан теркәү елга якын вакыт ала. 2016 елның апрель аенда фонд әгъзалары Украинада җыела һәм Топалованы оешманың президенты итеп сайлый.

Топалова Женевадагы чыгышында Бекиров белән булган хәлне искә ала, полициянең әлегә кадәр гаеплеләрне тапмавын дә әйтеп уза. "Кырымтатарларның үзләрен асаба халык булуларын тану таләбе белән чыгуы киләчәктә экстремизм дип бәяләнергә дә мөмкин", ди Топалова.

Асаба халыклар хокуклары өлкәсендә экспертлар төркеме сессиясендә яңгыраган һәр чыгышның әһәмияткә ия дип саналганнары бер җыентыкка тупланып БМО Кеше хокуклары шурасына тәкъдим ителә. Эльзара ханым сүзләренчә, аның тәкъдимнәре дә әлеге җыентыкка кертелгән. Ул Кырымга хокук яклаучылар кичекмичә килергә һәм ярымутрауда булган хәлләрне дөньяга чыгарырга тиеш дип саный.

"Хокук яклаучы халыкара оешмаларның экспертлары, күзәтүче оешмаларның вәкилләре Кырымга керә алмый, йә булмаса аларның керүе бик чикләнгән. Белгечләр Кырымга килсә, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп ача алыр иде. Белүемчә, хокук яклаучылар иминлекләре сәбәпле дә Кырымга килергә курка.

Фейсбуктагы һәм башка мәгълүмат чыганакларындагы хәбәрләр моңа дәлил булып тора. Хокук яклау белән шөгыльләнгәннәрне урлаулар, эзәрлекләүләр дә бар. Мин нигә БМОда кеше хокуклары белән шөгыльләнүче вәкилләрнең Кырымга килмәүләре турында әйтә алмыйм. Кем белә, бәлки Кырымны басып алган хакимият чикләүләр дә куя торгандыр. Әлегеләр Кырымда ниләр булып ятканны дөнья җәмәгатьчелегеннән яшерү өчен эшләнә", ди Топалова.

Кырымда ниләр булып ятканны кешеләр белми

Эльзара ханым сүзләренчә, Женевада аның чыгышы бу чарада катнашкан күпләр өчен ачыш булып яңгыраган. "Кырымда ниләр булып ятканны кешеләр белми", ди ул.

Кырымда кеше хокуклары бозылуны дөнья ишетсен өчен бөтен мөмкинлекләрне куллану кирәк дип әйтә Топалова. Хокук яклаучылар, зыян күрүчеләр үзләре дә булган хәлләр турында халыкара хокук яклау оешмаларына җиткереп торырга тиеш. "Көн саен диярлек әлеге хәлләр белән очрашып торган Кырымда яшәүчеләр куркытылган, алар хәзер хәбәр итәргә дә курка башлады инде", ди Топалова.

Үзе җитәкчелек иткән фондның да алга таба Кырымда кеше хокуклары бозылу һәм кырымтатарларның дискриминацияләнүе турында БМОның Кеше хокуклары шурасына да, башка халыкара хокук яклау оешмаларына да хәбәр итеп торачагын белдерә ул.

Асаба халыклар хокуклары өлкәсендә экспертлар төркеме сессиясендә хокук яклаучылар гына түгел, ә асаба халыклар яшәгән дәүләтләрнең хөкүмәт вәкилләре дә катнаша. Алар да үзләрендәге вазгыять турында белдерергә мөмкин. Женевада үткән тугызынчы сессиядә Кырымдагы хәлләр турында Русия ягыннан чыгыш ясаучы булмаган.

Биш кеше кергән экспертлар төркемендә Русиядән милләте белән карел Алексей Цыкарев (31 яшь) бар. Ул 2013 елдан бирле әлеге төркемдә, 2019 елга кадәр эшләячәк, дип белдерелә экспертлар төркеме сәхифәсендә.

Топалова Цыкарев белән якыннан танышырга өлгермәгән әле. Цыкарев Кырымдагы хәлләрне аңлый микән дигән сорауга Токарева: "Миңа бу хакта әлегә ни дә булса әйтү кыен. Ул эшчәнлеген протокол нигезендә алып бара. Ул экспертлар төркеме таләпләренә тулысынча туры килгәнгә, бу мандатка ия булгандыр дип уйлыйм", ди.

Асаба халыклар хокуклары өлкәсендә экспертлар төркеме БМОның Кеше хокуклары шурасы каршында ярдәмче оешма буларак 2007 елда төзелә. Экспертлар төркеме асаба халыкларның хокуклары турында тикшерүләр үткәреп мәгълүматны Кеше хокуклары шурасына җиткереп тора. Бу төркемгә һәр кыйтгадан берәр бәйсез белгеч, барлыгы биш шәхес керә.

XS
SM
MD
LG