Русиянең демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов президент Владимир Путинга "Күп балалы гаиләләрнең статусы" канун өлгесе концепциясен әзерләп җибәргән. Бу хакта Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Канунда аз балалы гаиләләргә салым салу да карала диелә, әмма аның нечкәлекләре белдерелми.
Крупнов әзерләгән документка күрә, Русиядә күп балалы гаиләләр ярдәмгә мохтаҗ. Хәзер илдә андый гаиләләр 6,5 процентны тәшкил итә, ә алар карамагында балаларның 20 проценты.
Күп балалы гаиләләрне өч төркемгә – аз кермлеләр, хәллеләр һәм байларга бүләргә җыеналар. Аннан да кала концепциядә 3-4 балалы гаиләләргә аена 25 мең, 5-7 балалыларга 45 мең һәм 8дән артыкларга 100 мең сум түләү мөмкинлеге турында да язылган дип хәбәр ителә.