Бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары беренче вице-премьер итеп Рөстәм Нигъмәтуллинны раслады. Ул Татарстан премьер-министры итеп билгеләнгән Алексей Песошин урынына килде.
Нигъмәтуллин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Аны яклап 83 депутат тавыш бирде.
Рөстәм Нигъмәтуллинга – 48 яшь. Ул КАИ һәм КФУ тәмамлаган. 1995 елдан Казан мэриясендә эшли, 2015 елдан мэрның беренче урынбасары.