Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов проблемлы банк мөштәриләре һәм дольщикларга ярдәм өчен җир бирү канунын имзалады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында канунны имзалады. Аның нигезендә проблемлы банк мөштәриләре һәм алданган дольщикларга ярдәм итү өчен җир биреләчәк.

12 май президент Миңнеханов Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында канунны имзалады. Канунга үзгәрешләр Татарстанның рәсми порталында урнаштырылган.

Канун үзгәрешләренә күрә, проблемлы банклардан һәм йорт төзүчеләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен җир бүленеп биреләчәк. "Намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән (гамәл кылмауларыннан) зыян күргән затларга, шулай ук Татарстан республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм итү" диелә канун документында.

Кичә канунны Татарстан Дәүләт Шурасы раслады.

Элегрәк Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов җир бүлеп бирүнең алгоритмы белән таныштырган иде: "Без инвесторга инвестиция ягыннан отышлы дип саналган җир кишәрлекләре тапшырабыз, ул шуларда нинди дә булса проектны тормышка ашырачак. Әлеге проекттан кергән акчаның бер өлеше финанс, кредит оешмалары һәм намуссыз төзүчеләрнең эшеннән зыян күрүчеләрнең таләпләрен үтәүгә китәчәк".

XS
SM
MD
LG