Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәчек авылы зиратында кабер ташларын янә аударганнар


Бәчек зиратында аударылган кабер ташы. Роберт Харисов фотосы
Бәчек зиратында аударылган кабер ташы. Роберт Харисов фотосы

Якшәмбедә Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында кабер ташлары янә аударылган. Шундый ук хәл бу зиратта 30 апрель көнне дә булган иде.

Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратында вандаллар янә кабер ташларын аударганнар. Бу турыда Азатлыкка шул авыл кешесе Роберт Харисов хәбәр итте. Барлыгы йөздән артык кабергә зыян килгән диелә.

Хәбәр иткәтебезчә, 30 апрель көнне бу авылның зиратында шундый ук хәл булган иде. Әлеге вәхшилектән соң авыл халкы зиратны тәртипкә китергән иде.

5 май Татарстан эчке эшләр министрлыгы ташларны аударуда һәм ватуда Бәчек авылында яшәүче 20 яшьлек егет шикләнелә, дип хәбәр итте.

Шик астына алынучы үзенең җинаять кылуын таныган, моны аның гаилә әгъзалары да раслый, аларга ул кылган гамәлләре турында сөйләгән диелгән иде. Тоткарланган яшь кеше психик авыру белән теркәлгән инвалид. 2014 елда Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе карары белән эшкә сәләтле түгел дип танылган, шуңа күрә ул үз гамәленең сәбәбен аңлата алмады, диелә министрлык сайтында.

Әмма авыл халкы бу җинаять өчен авыру кешенең гаепләнүе белән риза түгел.

Бәчек зиратында аударылган кабер ташлары. Роберт Харисов фотолары
Бәчек зиратында аударылган кабер ташлары. Роберт Харисов фотолары
XS
SM
MD
LG