Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закировның татарны кайгыртмаган кәнәфидән китәсе килми


Ринат Закиров
Ринат Закиров

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күптән түгел Азатлык хәбәрчесенең соравына җавап биреп, үзенең рәислек кәнәфиендә дүртенче мәртәбә утырырга ниятләвенә ишарә ясады.

Әлбәттә, 70 яше тулып килгән “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы Ринат Закировның бу кәнәфидән һич кенә дә арт санын күтәрергә теләмәвен аңларга була. Татар конгрессы рәисе булганда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып та йөрисең, шәхси бизнесың да чәчкә ата (әйтик, күпсанлы чаралар үткәргәндә күпсанлы татар әһелләрен үзеңнең зур рестораннарыңда зур файда күреп сыйларга була), дәүләт акчасы исәбенә төрле илләрдә йөри аласың, югары президиумнарда иң зур түрәләр белән янәшә утырасың, төрле төбәкләрдә үткәрелгән Сабантуйларда катнашып, андагы түрәләр адресына матур-матур дуслык тостлары әйтә аласың... Гомумән, мондый рәислек Татарстандагы номенклатур богема сафларына басарга һәм әлбәттә инде шәхси тормышыңны югары номенклатура дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирә.

Дөнья татар конгрессы бер татарның гына түгел, ә бар татар милләтенең иминлеген-үсешен тәэмин итү өчен булдырылган

Әмма Дөнья татар конгрессы (аның уставына ярашлы рәвештә) бер татарның гына түгел, ә бар татар милләтенең иминлеген-үсешен тәэмин итү өчен булдырылган. Сер түгел, Ринат Закиров татар конгрессын җитәкләгән 15 ел эчендә, 90нчы еллар башында ирек җилләре исә башлаганда төрле шәһәрләрдә ачылган татар мәктәпләре ябылып бетеп бара, татар авылларындагы мәктәпләрне “укыту процессын оптимальләштерү” дигән федераль канун аша юкка чыгарылды дияргә була. Бу афәтне туктату өчен ниләр кылды соң Закиров конгрессы? Чаң кагамы? Ә иң мөһиме – телне саклау-үстерү програмы кабул ителдеме? Ишетелгәне юк.

Закиров татар конгрессын җитәкләгән 15 ел эчендә 90нчы еллар башында ачылган татар мәктәпләре ябылып бетеп бара. Бу афәтне туктату өчен конгресс ни кылды?

Дөрес, 2012 елны үткән Дөнья татар конгрессының V корылтаенда Закиров командасы ашык-пошык әтмәләгән "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе" дигән язма кабул ителде. Әмма ул документны социаль челтәрләрдәге фикер алышуларда шунда ук "Фольклор җыю концепциясе" дип атадылар. Ачы теллеләр әйтүенчә, бу документ тумышыннан ук татар милләтен саклау-яклау програмы буларак түгел, ә “китаплар булдыру, фольклор әсәрләрен җыю, төрле төбәкләргә экспедицияләр оештыру, фото һәм рәсем күргәзмәләре үткәрү, төбәкләрдә төрле түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү” програмы рәвешендә уйланылган булган. Һәм инде табигый рәвештә закировчыларның бу нәрсәсе татар милләтен үстерүгә түгел, саклауга да бернинди ярдәм күрсәтмәде, күрсәтә дә алмый иде. Чөнки анда татар милләтенең реаль яртысы – Башкортстандагы татарны саклау, яклау, үстерү турында берни дә каралмаган иде. Бу концепция кысаларында тагын элеккечә: курган татары, фин татары, Ерак Көнчыгыш татары дип санаганда өтер аша “Башкортстан татары” дип кенә искә алу каралган иде.

Конгресс әзерләгән концепциядә Башкортстандагы татарны саклау, яклау, үстерү турында берни дә каралмаган иде

Ни өчен Башкортстандагы татарларны саклауга аерым игътибар бирелергә тиеш иде? Җавап гап-гади: чөнки фәкать Татарстанга терәлеп торган Башкортстанда миллионнан артык татар укмашып яши һәм нәкъ шушы ике республикада гына татар милләтенең исән калу, үсү мөмкинлеге бар. Калган барлык төбәкләрдә татарның этник потенциалы исән калырлык дәрәҗәдә түгел. Икенчедән – нәкъ Башкортстанда татарны рухи кысу, аның этник потенциалын юкка чыгарырга маташу ике яклап алып барыла. Мәскәүнең урыслаштыру сәясәтенә хакимияттәге башкорт элитасының татарны башкортлаштырырга маташуы өстәлә.

2002 елгы җанисәп барышында гына да татар милләте Башкортстанда 300 меңнән артык вәкилен югалтты. Юк, алар кырылмады, каядыр китеп бармады – башкорт милләтенә күчерелде. Әмма Ринат Закировны һәм аның иярченнәрен бу һич кенә дә борчымый дияргә була. Шул ук Закиров кайсы гына төбәктә йөрми – әмма Башкортстанга аяк басуны кирәк дип тапмый.

2016 елның җәендә Уфада Дөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы үткәрелергә тиеш иде. Бернинди аңлатмасыз ул үткәрелмәде.

Ринат Закиров һәм Мортаза Рәхимов (у)
Ринат Закиров һәм Мортаза Рәхимов (у)

Хәер, Ринат Закиров бер тапкыр – 2009 елның 14 октябрендә Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләренә әйтмичә генә Уфага килеп Башкортстан татарын рухи кысу сәясәтен үткәрүче Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты. Һәм нәрсә – бу очрашуда Ринат Закиров Башкортстан татарлары проблемнарын күтәргәнме? Юк, киресенчә дигәндәй. Менә ул очрашу турында Башкортстанның рәсми агентлыгы Башинформ нәрсә дип язып чыкты: "Ринат Закиров Башкортстанда яшәүче татарларны саклау чаралары үткәргәне өчен Мортаза Рәхимовка рәхмәт белдерде. "Күрше Башкортстанда татарлар үз телләрен өйрәнә алсын, мәдәниятен сакласын, балаларына татар халкының йолалары һәм традицияләренә ярашлы рәвештә тәрбия бирә алсын өчен барлык шартлар да тудырылганын күрәбез... Һәм болар безне шатландыра", диде Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе".

Дөнья татар конгрессы корылтайларының берсендә генә дә Башкортстан милли хәрәкәте вәкилләренә сүз бирелмәде

Сәяси телдән кеше теленә тәрҗемә иткәндә моны Башкортстан татарын сату дияргә була, татар милләтенең реаль яртысын сату дияргә була. Закировлы унбиш ел эчендә үткәрелгән Дөнья татар конгрессы корылтайларының берсендә генә дә Башкортстан милли хәрәкәте вәкилләренә сүз бирелмәде. Аның урынына татар учагы сүнеп барган Төркия, Кытай, Австралия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Екатеринбур, Төмән, Чиләбе, Ульян, Оренбур, Сарытау кебек җирдән килгән делегатларга сәхнәгә чыгып конгрессны һәм аның җитәкчелеген мактарга тулы мөмкинлек тудырылды. Гомумән, “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты” дигән берләшмә үткән унбиш ел эчендә татарны саклау, үстерү турында хәстәрлек күрәсе урынга теге яисә бу төбәккә барып, урындагы түрәләр белән кочаклашып, тостлар әйтешеп, юкка чыгып барган милләттәшләре өчен концертлар куеп, Сабантуйлар оештырып кына йөрде дияргә кала.

Мондый шартларда әгәр инде Татарстан җитәкчелеге тагын Ринат Закировны рәис итеп “сайлый” икән, киләчәктә дә төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны саклау сәясәте алып бару урынына, аларны җырлап-биеп, Сабантуйлар оештырып зияратка озату белән шөгыльләнә икән, бу конгресс башына Ринат Закировны гына түгел, шайтанны да куярга була. Һәрхәлдә Башкортстандагы татар милли оешмалары күптән инде Дөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан өметләрен өзгән.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG