Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов терорчылар гамәлләреннән мөселманнар күбрәк зыян күрә дип саный


Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" төркеме утырышында
Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" төркеме утырышында

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышында чыгыш ясап, "террорчылар гамәлләреннән күбрәк мөселманнар зыян күрә, әлеге золымга каршы тору үзебездән башланырга тиеш", дип белдерде.

"Террорчылык һәм радикализм – мөселман илләре өчен генә түгел, ә бөтен кешелек өчен куркыныч тудыра. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Бердәм булганда гына замана куркынычларына каршы көрәшеп булачак", диде Миңнеханов Чечня башкаласы Грозныйда узучы җыенда.

Татарстан президенты фикеренчә, "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеменең мөмкинлекләре һәм чаралары сизелерлек нәтиҗә бирә алачак.

"Милләтара һәм динара тынычлык – дәүләтчелек нигезе. Бу безнең уникаль үзенчәлек, моны саклыйбыз һәм үстерәбез. Һәм бу күп илләр алдында торган проблемнарның чишелешенә ачкыч, дип саныйбыз", ди Миңнеханов.

"Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеменең өченче утырышы 16-17 майда Чечня башкаласында уза.

Төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов Грозныйга 16 май кич килде. Ул анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм билгеле ислам белгече, аятулла шәех Мохсен Араки белән очрашты, дип яза Миңнехановның матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG