Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 май – Сөрген көне

18 май – Кырымтатарларның сөрген корбаннарын искә алу көне. Азатлык матәм көне вакыйгаларын җанлы блогта теркәп барды.

АКШ кырымтатарларны эзәрлекләүне тукатырга чакырды

Киевта кырымтатарларның сөрген корбаннарын искә алу чарасы
Киевта кырымтатарларның сөрген корбаннарын искә алу чарасы

Кырымтатар халкы сөргененең 73 еллыгы уңаеннан АКШның Украинадагы илчелеге Русия Федерациясен кырымтатарларны эзәрлекләүне тукатырга, аннексияне бетерергә чакырды.

"230 мең кырымтатарның 1944 елда Кырымнан көчләп сөрген ителгәненә 73 ел тулды. Кырымтатарларга карата репрессия һәм дискриминацияләр туктатылырга тиеш. Кырымның оккупациясе бетерелергә тиеш”, диелә АКШның Украинадагы илчелеге тараткан белдерүдә.

2015 елда Украина Югары Радасы кырымтатарлар сөргенен геноцид итеп таныган иде.

Матәм чаралары вактында Украина президенты Петр Порошенко "Украина 23 ел тиешле адымнарны ясамады. Кырымда кырымтатар милли автономиясе булырга тиеш. Минем тәкъдим белән Украина Конституциясенә милли автономия мәсьәләсендә үзгәртүләр керту өчен конституцион комиссия төзелде" диде.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Украина Югары Радасы кырымтатар автономиясе мәсьәләсен көз көне карар дип фаразлый.

Истанбулда Русия консуллыгына кара чәчәк бәйләме китерделәр

Истанбулда кырымтатар үзәге вәкилләре сөргенлек корбаннарын Истиклял урамында искә алды. Аларга биредәге украиннар да кушылды. Чарада катнашучылар Урам йөрешеннән соң Истанбулдагы Русия консуллыгы ишеге алдына кара матәм чәчәк бәйләме китереп куйды. Истанбулдагы "Эмель" Кырым вакыфы кичен сөргенлек корбаннарын искә алды. Анда кырымтатарларның "Ант иткәнмән" маршын да җырладылар.

Романиядә матәм чарасы үтте

Романиянең Гөстәнҗә (Констанца) шәһәрендә Русия консуллыгы каршында 1944 ел кырымтатарлары геноцидына һәм 2014 ел Кырым аннексиясенә каршы протест чарасы узды. Активистлар Романия һәм кырымтатар байракларын күтәреп чыкты. Протест чарасын Романия парламентының элекке кырымтатар депутаты Неджат Сали, Романиядәге Татар сивил комитеты (Гражданский комитет татар) үткәрде.

Адвокат Николай Полозов: "Русия кырымтатарлар белән ни эшләргә белми"

Адвокат Николай Полозов: "Русия кырымтатарлар белән ни эшләргә белми"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Акмәчеттә кырымтатарларның матәм җыенына килгән адвокат Николай Полозов Азатлыкка Русия хакимиятләре кырымтатарлар белән ни эшләргә белми, алардан курка дип белдерде. Аның әйтүенчә, кырымтатарлар оккупацияне, аннексияне танымаса да, ниндидер радикаль, кискен белдерүләргә, кораллы чараларга да бармый, ә дистәләрчә ел дәвамында милли азатлык көрәшендә кулланылган ысуллар белән тыныч кына каршылык күрсәтә. Бу хәлдә хакимият ни эшләргә, ничек чара күрергә белми, ди Полозов.

Решат Аметовка Украина каһарманы исеме бирелде

2014 елны мартында Кырым аннексиясенә каршы ялгыз пикеттан "самообороначылар" алып киткән, соңрак үле килеш табылган Решат Аметовка Украина каһарманы исеме бирелде. Мәскәүнең кырымтатар халкына 73 ел элек кылган зур явызлыгын искә алу көнендә Украина президенты Петр Порошенко шундый карар чыгарды.

Казанда кырымтатарларга теләктәшлек белдерделәр

Казанда кырымтатар сөргенен искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Казанның сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында кырымтатар халкын ватаннарыннан кууның 73 еллыгы пикет белән искә алынды. ТИҮ оештырган чарада 18 майны Кырым геноциды корбаннарын Русиядә рәсми рәвештә искә алу көне итеп тану таләп ителде.

Акмәчеттә матәм чарасы [фотогалерея]

Мари Илендә сөрген көнен искә алдылар

​Йошкар-Олада сәяси корбаннар истәлегенә куелган һәйкәл янында Мари Иленең татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдаш кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү көнен искә алу уңаеннан ул еллардагы ваҗигаләрне сөйләде. Хәтер чарасында мариларның "Марий Ушем" оешмасы вәкилләре дә катнашты.

Бакчасарайда, Акмәчеттә кырымтатар әләмлеләр тоткарланган

​"Бакчасарайда кырымтатар әләме белән тоткарланган яшьләргә протокол тутыралар, биш машина йөртүче аңлатмалар язды. Аннан бу эшләрне мәхкәмәгә җибәрәчәкләр һәм 10 мең сум штраф яный. Ә йөртүчеләр янында утырганнар шаһитлар булып барачак", дип хәбәр итә Фейсбукта Айшә Умерова. Соңрак мәхкәмәләрнең 19 май 14 сәгатькә билгеләнгәне дә мәгълүм булды. Һәр егеткә аерым мәхкәмә булачак һәм ул ярты сәгать дәвам итәчәк.

Акмәчет үзәгендә дә кырымтатар әләме тоткан унлап яшь кешенең тоткарлануы хәбәр ителә. Аңлатмалар язгач сигезен чыгарганнар, ике балигъ булмаган үсмер полиция бүлегендә кала диелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG