Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 май – Сөрген көне

18 май – Кырымтатарларның сөрген корбаннарын искә алу көне. Азатлык матәм көне вакыйгаларын җанлы блогта теркәп барды.

ATR каналында Cөрген көне марафоны

Кефедә (Феодосия) Русия полициясе кырымтатар милли хәрәкәте активисты Сулейман Карыдовны тоткарларга маташты. Бу хәл Кадыров хәтер тамгасы янына чәчәк салырга килгәч булды. Полиция аны инде җибәргән дип хәбәр ителә.

Акмәчеттә кырымтатарлар тоткарланган

​Аннексияләнгән Кырым башкаласы Акмәчетнең үзәк мәйданында кырымтатарларны тоткарлаганнар. Бу хакта Кырымтатар корылтае сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев Facebookта хәбәр итә.

"Хәзер үзәк мәйданда безнең ватандашларыбызны тоткарлауларын хәбәр иттеләр. Алар арасында Сервер ага Караметов, Нариман Джемилев һәм Сервер Измайлов та та бар. Аларны эчке эшләр бүлегенә алып китеп баралар", дип язды ул.

"Сервер ага - паркинсон авыру кеше, ул мәйданга милли әләм белән чыккан, аны шуның өчен тоткарлаганнар. Коточкыч!" дип яза Facebookта Айшә Умерова.

Кичә прокуратура Кырымтатар Мәҗлесе әгъзаларының 18 майдагы матәм чаралары вакытында халык арасында булуы бу чараларны оештыру дип санала алуы һәм шуңа күрә аларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында белдерелгән иде.

Украинада минутлык тынлык һәм догалар

Киев үзәгендә кырымтатар әләме. 18 май 2017
Киев үзәгендә кырымтатар әләме. 18 май 2017

​Кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү көнен Украинада минутлык тынлык белән искә алдылар. Җирле вакыт белән 12 сәгатьтә кырымтатарларга карата булган геноцидны искә төшереп Киев патриархаты чиркәүләрендә чаңнар сукты һәм бу фаҗига вакытында вафат булганнарның рухларына догалар укылды.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украина парламенты – Югары Радада чыгыш ясап кырымтатарларга теләктәшлек өчен украианнарга рәхмәт белдерде.

17 май кичен Киев үзәгендә Бәйсезлек мәйданында "Йөрәгеңдә ялкын кабыз" дип аталган чара үтте. Мәйданда шәмнәрдән кырымтатар һәм Украина тугралары, 73 саны белән Кырым ярымутравы ясалган һәм "No Genocide!" дип язылган иде.

Кырымда кырымтатар хатирәләре мыскыллана

Кырымтатар сөргене корбаннарын искә алу көне алдыннан, 17 май Бакчасарайның Баба Курт мөселман зираты юлкүрсәткеченә вандаллар мыскыллы язу язган. Бу хакта Сейтумер Сейтумеров фотосын урнаштырып Мумине Салиева Facebookта язды.

Кырымтатарларны болай мыскыллаулар инде гадәти хәлгә әверелде. 2 майда Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән 6нчы микрорайонындагы "Хан Чаир" мәчетендә билгесез кешеләр ишекны ватып кереп Коръәнне һәм башка дини китапларны мыскыллаган, аларны ертып идәнгә ташлаган иде. Гаеплеләр табылмады.

Ертып ташланган дини китаплар
Ертып ташланган дини китаплар

12 май Акмәчет-Бакчасарай юлында урнашкан Ливадки бистәсендә мәчет янында утыртылган 34 туя агачын алып киткәннәр.

Ливадки бистәсендәге мәчет
Ливадки бистәсендәге мәчет

Полиция килеп киткән, ләкин бу юлы да гаеплеләр табылмаган. Бу хакта Азатлыкка мәчетнең мулласы Шевкет әфәнде хәбәр итте.

2015 елда сөргенлек корбаннары истәлегенә Чатыр тауның югары ноктасында урнаштырылган хатирә ташын җимереп ярга ташладылар. Таш янындагы тамганы да ваттылар.

Шулай ук 2015 елда Ялта янындагы Кореиз бистәсендә сөргенлек корбаннары хөрмәтенә урнаштырылган хатирә тактасына сары буяу сипкән иделәр.

Хатирә тактасы чистартылганнан соң
Хатирә тактасы чистартылганнан соң

Истәлек тактасына машина терәтелгән

18 май иртәсендә Бакчасарайда кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү истәлек тактасына тәрәзәсенә Георгий тасмасы беркетелгән машина терәп куелган иде. Бу машина янында полиция хезмәткәре һәм гадәти киемдәге шикле кешеләр кизү торды, дип белдерә Фейсбукта Айшә Умерова.

Мемориалга чәчәк салырга килгән кырымтатарлар ризасызлык белдергәч кенә, машина алынган. Ватаннан сөрелгән вакытларда вафат булганнарның рухларына догалар укып, чәчәкләр салдык, дип белдерә Умерова

XS
SM
MD
LG