Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура кырымтатар депортациясен искә алуны канун бозуга тиңли


Кырымтатар депортациясен искә алу. Акмәчет, 2004 ел
Кырымтатар депортациясен искә алу. Акмәчет, 2004 ел

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган прокуратура Кырымтатар Мәҗлесе әгъзаларының депортация корбаннарын искә алуга багышланган 18 май чараларында катнашуын канун бозуга тиңли.

17 май бу хакта Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урынбасары, Кырым прокуратурасына чакырылган Нариман Джелял белдерде. Кырымтатарларның 18 май матәм көне алдыннан Акмәчеттә Мәҗлес рәисе урынбасарлары Ильми Умеров, Нариман Джелял, мәҗлес әгъзасы Ленмар Юнусовны прокуратурага чакыртып Русия кануннарын бозмаска өндәп кисәтү имзалатканнар.

18 майда кырымтатар халкының матәм чаралары вакытында җитәкчеләрнең халык арасында булуы бу чараларны оештыру дип санала алуы һәм шуңа күрә аларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеге белдерелгән. Бу хакта Ильми Умеровның кызы Айше фейсбукта урнаштырган видеоязмада Нариман Джелял сөйләде.

"Мин Ленмар Юнусов белән чараны үткәрү хакында мөрәҗәгать юллаганыбыз өчен шундый кисәтү кәгазен имзаладык, Ильми Умеров моннан баш тартты, чөнки ул чараны үткәрү хакында хат юлламаган иде, ләкин прокуратура хезмәткәре шаһитләр чакыртып алар алдында Умеровка кисәтүне укып ишеттерде", диде Джелял.

Ильвер Аметов
Ильвер Аметов

Кырымның башка шәһәрләрендә дә 18 май матәм чараларын үткәрүгә аннексион җирле хакимиятләр рөхсәт бирмәгән. Судак җирле мәҗләсе рәисе Ильвер Аметов Судак шәһәр хакимиятенең рәис урынбасары Светлана Ткаченконың матәм чараларын рөхсәт итмәү хакында 12 майда язган җавап хатын 16 майда алган. Хатта шулай ук матәм митингы уздырылса, оештыручылар җаваплылыкка тартылачагы турында кисәтелгән.

Шевкет Кайбуллаев
Шевкет Кайбуллаев

Акмәчеттә "Авдет" кырымтатар газеты баш мөхәррире Шевкет Кайбуллаевка Акмәчет район прокуратурасы хезмәткәрләре тоткарлау белән яный. Имеш, Иванов фамилияле бер кеше аның өстеннән язган шикаятендә Шевкет Кайбуллаев урам җыены оештыра дип белдерә. Шикаятьне күрсәтегез дигән таләпне прокуратура, ниндидер канунга сылтап, күрсәтми. Шевкетның ул канун белән таныштырыгыз дигән таләбен дә кире кагалар прокуратурада. "Авдет" газеты Мәҗлес басмасы санала. 2014 елда Русия хакимияте "Авдет"ны рәсми рәвештә теркәүдән баш тартты һәм хәзер газет теркәүсез 999 данә (теркәүсез шуннан артык бастырырга ярамый) тираж белән чыга.

Аннексиягә кадәр хакимият матәм митинглары үткәрергә комачауламаган, булышып кына торган булса, 2014 елдан кырымтатарларның депортация корбаннарын искә алу митинглары тыела башлады.

Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

Бөтендөнья Кырымтатар конгрессының рәис урынбасары Ленур Ислямов ATR кырымтатар телевидениесендә чыгыш ясап, Кырымда яшәүче кырымтатарларны 18 май көндезге сәгать 12дә машиналарын пипләтергә, мөмкинлек булса, кара байраклар асарга, өндәү кәгазьләре таратырга, яшәгән урыннарында өйләреннән чыгып сөрген корбаннарын искә алып күмәк догалар укырга чакырды. "Бу чаралар кырымтатарларның буйсынмавын күрсәтер", диде ул.

XS
SM
MD
LG