Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:43

Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге кырымтатар китапханәсендә Икенче дөнья сугышы елларында яндырылган кырымтатар авылларының фаҗигале тарихына багышланган чара узды. Нацилар оккупациясе вакытында Кырымда яндырылган 127 авылның 105е кырымтатар авылы булган.

Чараны оештырган “Инициатива” кырымтатар оешмасы җитәкчесе Камил Аметов, тарих фәннәре докторы Владимир Поляков, яндырылган авылларның исән калган кешеләре хатирәләре белән уртаклаштылар.

Кырымтатарлар ике яктан - нацилар һәм партизаннар ягыннан утка тотыла

Сүз 1943 елның 23 декабрь көнендә Бакчасарай районы Олы Сала кырымтатар авылында 215 кырымтатарының фаҗигале һәлак булуы турында барды, ике яктан - нацилар һәм партизаннар ягыннан кырымтатарларның утка тотылулары хакында дәлилләр китерелде.

Олы Сала фаҗигасенең шаһиты, ул вакытта 9 яшендә булган Шукри Ахтемов ул көннәрне искә алды: "Кырымда нациларның мондый шарты бар иде: үтерелгән бер герман солдаты өчен авылда яшәгән 20 кешене үтерәбез диләр иде. Олы Сала фаҗигасе алдыннан 1942 елда Бакчасарай-Акмәчәт юлындагы Тав Бодрак кырымтатар авылында мондый вакыйга булган иде. Анда бер сакчыны үтергән өчен 46 кырымтатарны атып үтерделәр. Лаки исемле грек авылында партизаннар җыелуын белгән нацилар анда килеп "моннан китегез, авылыгызны яндырачакбыз" дип кисәткәннәр. Бу авылда 22 мартта 38 кеше яндырылып үтерелде, алар арасында кырымтатарлар да булган.

Шукри Ахтемов, яндырылган авылда исән калганнарның берсе
Шукри Ахтемов, яндырылган авылда исән калганнарның берсе

Үч алырга килгән нацилар картларны, балаларны бер йортка туплап, өсләренә бензин түгеп һәммәсен яндыралар

Моннан соң партизаннар безнең Олы Сала авылына җыела башлады. Нацилар авылга килеп карап китәләр иде. Бер көнне мотоциклларда 21 наци авылыбызга килеп өлгергәнче партизаннар аларны безнең өебез янында һәммәсен атып үтерде. Тик бер наци базга төшеп мичкәгә качып исән кала. Моннан соң Бакчасарайдан бер машина нацилар килеп халыкны мәйданда туплап, сезне һәммәгезне үтерәбез диләр. Бу вакытта базда калган наци чыгып, болар гаепле түгел, партизаннар гаепле, безне алар атты, ди. Шулай итеп, халыкны таркаталар, ләкин авыл халкы моннан соң тауга китеп үзләренә урын, чатырлар әзерләп анда урнаша. Без кемгә кирәк, безгә тимәсләр дип картлар, балалар авылда кала. Бер атнадан соң үч алырга килгән нацилар авылда халык калмаганын күреп картларны, балаларны бер йортка туплап, балаларны базда, олыларны өстә, бишәр-алтышар кешене бер-берсенә бәйләп өсләренә бензин түгеп һәммәсен яндыралар. Аларның тавышлары хәтта безгә тауга ишетелгән иде. Шулай итеп, 215 авылдашым һәлак була. Бу хәл 1943 елның 21 декабрендә була.

Һәлак булган авылдашларыбызга һәйкәл куярга җыенабыз, ләкин түрәләр документларны инде ничә елдан бирле суза

Ләкин безне дә нацилар өч тапкыр камады. Өченче тапкыр безне тоттылар. 150гә якын кешене Бия Сала авылының бер йортында бикләделәр, аннары Бакчасарайга алып китеп бикләделәр. Безнең гаиләне, без 12 кеше идек, туганнарыбыз коткарып алып китте. Күбесен Германиягә алып киттеләр.

Без һәлак булган авылдашларыбызга һәйкәл куярга җыенабыз, ләкин документларны инде ничә елдан бирле хакимияттәге түрәләр сузалар, эш тукталып тора" дип сөйләде Шукри Ахтемов.

Чарада катнашучылар, сулдан беренче - Камил Аметов, уңнан икенче - Шукри Ахтемов
Чарада катнашучылар, сулдан беренче - Камил Аметов, уңнан икенче - Шукри Ахтемов

Сугыш еллары оккупация вактында 39 089 кеше йортсыз кала, 5 меңгә якын кеше һәлак була. Авыллары иң күп яндырылган районнар: Карасубазар - 26, Красноперекоп - 24, Зуя - 19, Акмәчет - 13, Бакчасарай - 12, Балаклава - 8.

Кырымтатарлар нациларның да, партизаннарның да корбаннары була

Кырымның 17 районыннан тик бишендә генә авыллар яндырылмаган, ләкин бу биш районда да 1 061 йорт яндырылган. Шулай итеп, Кырымда кырымтатарлар нациларның да, партизаннарның да корбаннары була.

Кырымтатарлар – сугышның да, җиңүнең дә корбаннары

Кырымны басып алган нацилар ярымутрауда “яңа” тәртип урнаштыра башлый. Моның өчен алар шәһәрләрдә бургомистрларны билгели. Зур шәһәрләрдә билгеләнгән кайбер бургомистрларның исемнәре: Акмәчет (Симферополь) – Севастьянов, Акъяр (Севастополь) – Супрягин, Киреч – Токарев, Кефе (Феодосия) – Грузинов, Ялта – Мальцев, Карасубазар – Эреджепов.

Ә инде кырымтатарлар сатлыкҗаннар булган, алардан 20 мең дезертир булган дигән чеп-чи ялганны НКВДның үзе әзерләгән саннары тулысынча фаш итә. Кырымда башка регионнарга караганда иң аз, 479 дезертир булган һәм аларның да барысы да кырымтатарлар булмаган. НКВДның үзендә генә 48 4478 дезертир булган.

Олы Сала авылы, 1842 ел харитасы
Олы Сала авылы, 1842 ел харитасы

Чокрак авылы фаҗигасе

Бөтен авыл халкын баржаларга төяп диңгезгә чыгарып, Азов диңгезенең уртасында батыралар

1944 елда кырымтатарларны сөргенгә җибереп Сталинга Кырым кырымтатарлардан чистартылды дип хәбәр итәләр, ләкин 1945 елда Арабат стрелкасында Азов диңгезе янында Кырым чигендә балыкчылык белән кәсеп иткән Чокрак исемле кырымтатар авылы чыгарылмый калганы билгеле була. Бу авыл халкының сөргенлек хакында хәбәре булганмы, юкмы - билгесез, ләкин НКВД аларның чыгарылмый калганын Мәскәүдән яшереп, бөтен авыл халкын баржаларга төяп диңгезгә чыгарып, шул баржаларны кешеләре белән Азов диңгезенең уртасында батыралар. Судан өскә чыгалганнарны автомат белән атып торалар. Бу авыл кешеләре белән баржаны йөрткән экипажны, дүрт славян гаскәриен дә, шаһитлар булмасын дип суда батыралар. Бернәрсә белмичә трюмнарга бикләнгән кешеләр - балалар, картлар барысы шулай үтерелгән. Бу хәл 1945 елның июнь аенда була. Бу хакта татар язучысы Миргазиян Юныс үзенең бер китабында язган. Бу авылның фаҗигасе турында рәсми бернинди мәгълүмат юк һәм ни өчен булмаганы да аңлашыла. Кырымда бу авылда яшәүчәләрдән бүген бер кеше дә булмавы бу фаҗиганең чынбарлык булганына ишарә итә.

Төрлечә таланган кырымтатар халкы өчен Икенче дөнья сугышы аларны Кырымнан сөрген итү өчен уңай бер сылтау, Русиянең “Кырым – кырымтатарларсыз” дигән күптәнге шигарен тормышка ашыру өчен бер форсат булды. Моның өчен төрле ялганнар, яла ягулар, фальсификацияләр, уйдырмалар да кулланылды. Алар сугышның да, җиңүнең дә корбаннары булды. 1944 елда кырымтатар халкын сөргенлеккә җибәрү - халыкны тулысынча юк итү максатын күздә тота иде. Чокрак авылының фаҗигасе моңа ачык мисал булып тора.

Владимир Поляков Камил Аметовка кырымтатар авылы сурәтен бүләк итә
Владимир Поляков Камил Аметовка кырымтатар авылы сурәтен бүләк итә

Шундый очраклар булган, балалар бу сыер, сарыкларны алып кайтырга дип барганда партизаннар аларны атып үтергән

Чарада чыгыш ясаган тарих фәннәре докторы Владимир Поляков исә кырымтатарларны партизаннар ничек итеп үтергәннәре хакында сөйләп, Кырымдагы партизан хәрәкәте юлбашчысы А.Мокроусов тауга качкан кырымтатарларны атарга дигән күрсәтмә биргәнен сөйләде. "Кырымда тау янындагы авылларда терлек гомер буе басуларга җибәрелеп каралган. Шундый очраклар булган, балалар бу сыер, сарыкларны алып кайтырга дип барганда партизаннар аларны атып үтергән", дип сөйләде галим.

Шунысы да билгеле, сугышның беренче көннәрендә совет хакимиятләре партизан хәрәкәтен азык-төлек белән бик начар тәэмин иткән, партизаннар азык-төлек базаларын урманнар янына корган, ләкин нацилар аларны беренче айларда ук табып талаган. Бу гәепне дә тыныч халык, кырымтатарлар өстенә йөкләгәннәр. Ачлыкка дучар булган партизаннар тау янындагы кырымтатар авылларын талап торган, азык төлекне шулай тапканнар. Үз хаталарын, партизан хәрәкәтенең үңышсызлыкларын яшерү өчен Кырымдагы партизан хәрәкәте юлбашчысы Мокроусов тагын кырымтатарларны нацилар белән хезмәттәшлек иткән дип ялган мәгълүматлар җибереп кырымтатар авылларын бомбалау өчен очкычлар җибәрергә таләп иткән. Соңыннан бу ялганнар ачылгач Мокроусовны вазифадан читләштерәләр, ләкин бу инде ​соң була. Шулай итеп, кырымтатарлар Кырымда нацилар ягыннан да, партизаннар ягыннан да утка тотылган була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG