Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яһүд дини оешмалары журналистлар өчен мөселманнарга караганда ачыграк"


"Яһүд дини оешмалары журналистлар өчен мөселманнарга караганда ачыграк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

18 май "Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017" икътисади җыен кысаларында социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән оештырылды. Ул анда үзе дә катнашты.

Конференция Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендәге кечкенә залда үтсә дә, темасы бик киң иде. Фәлсәфи, шәхси фикерләр күп булды, сөйләшү ике сәгатьтән артыкка сузылды. Чараны шәрык белгече Анна Беликова һәм журналист Радик Әмиров алып барды.

Радик әфәнде урыны-урыны белән Русиянең төрле төбәгеннән, чит илләрдән килгән ислам дине вәкилләрен шелтәләп тә алды, барлык борчыган сорауларны, уңайсызларын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Әмма андыйлар табылмады диярлек, күбесе үзенчә сөйләп китте. Шуңа да, ул аларны еш туктатып торды.

Безгә коммуникация җитми. Кайбер хәзрәтләр камерадан, журналистлардан курка

"Безгә бүгенге көндә коммуникация җитми. Кайбер хәзрәтләр камерадан, журналистлардан курка, ә аннан соң: "Нигә без күренмибез?" дип сорыйлар. Әлбәттә, күренмисез, чөнки сез журналистлардан куркасыз. Яһүд дини оешмалары мөселманнарга караганда ачыграк. Мин моны үз мисалымда беләм", диде Радик Әмиров.

Экстремизга килгәндә, ул бүген бар. Безгә моңа каршы көрәшә белергә кирәк, дип сөйләде Мәскәү журналисты.

Экстремизм турында Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт белгече Илшат Сәетов та конференциядә фикерен белдерде, илкүләм каналда мөселман тапшыруларын башлау тәкъдимен күтәреп чыкты.

"Экстремизм мөселманнарга гына кагылмый, бу проблеманың чишелешен бөтен җәмгыять белән эзләргә кирәк. Шул ук федераль каналларга килсәк, анда мөселманнар турында бер тапшыру да юк. Шартлау, негатив кына бар. Русия халкы мөселманнарның нормаль гадәти тормышын белми диярлек. Шуңа берәр федераль каналда мөселманнар турында тапшыру кирәк. Бу чараның резолюциясенә ул керсен иде", диде Илшат әфәнде.

XS
SM
MD
LG