Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хакимияттәге фирка рәисе итеп сайланды


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Эрдоган Төркиядә хакимияттәге Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасенең рәисе итеп сайланды.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хакимияттәге Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасенең рәисе итеп сайланды. Фирка корылтае чираттан тыш узды. Рәислеккә Эрдоган бердән-бер намзәт иде. 1470 делегатның 1414е аңа тавыш бирде. Эрдоганга кадәр премьер-министр Бинали Йылдырым бу фирка җитәкчесе булды.

"Безне күп авыр эшләр көтә һәм без күбрәк уңышка ирешәчәкбез. Без күбрәк реформалар үткәрәчәкбез һәм бу юлда шикләребез булмаячак. Илнең икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшыртачакбыз, курыкмыйча, компромиссларсыз терроризмга каршы көрәшәчәкбез", диде Эрдоган корылтайда.

2 майда Эрдоган Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасенә кайтачагын белдерде. Ул, ил президентына фиркадә булу тыелганга, моннан 3 ел элек аннан чыккан иде. 16 апрельдә узган референдумда бу чикләү алынды.

Референдумда Төркия ватандашлары "Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме" дигән сорауга җавап бирде. Сайлаучыларның 51,41 проценты хуплады дип белдерелде. Референдумда җиңү - илдә хакимиятнең күп өлеше президентка күчүне, премьер-министр вазифасы бетерелеп, аның урынына вице-президентлар билгеләнүне аңлата.

Төркия оппозициясе референдум нәтиҗәләрен "канунсыз" дип атады һәм тавыш бирү вакытында канун бозулар булды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG