Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:14

Русия очучысын атып үтерүдә шикләнелгән төрек хәрбие биш елга хөкем ителде


Алпарслан Челик

2015 елда Русия очучысын атып үтерү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган Алпарслан Челик биш ел төрмәгә хөкем ителде. Hurriet басмасы хәбәр итүенчә, әлеге карарны мәхкәмә канунсыз корал саклау өчен чыгарган.

Челикның адвокаты Мурад Устюндак сүзләренчә, мәхкәмә аның Русия очучысы үлемендә катнашуы турындагы эшне карамаган. Әлеге эш нигезендә тикшерү дәвам итә диелә.

2015 елның 24 ноябрендә Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 һөҗүм очкычы бәреп төшерелде. Очучы Олег Пешков һәлак булды. Ул катапульт ярдәмендә очкычтан чыга алды, ләкин җирдән атып үтерелде. Әнкара очкыч Төркия күк чиген бозды дип белдерде. Русия моны кире какты.

Русия очучысының үлеме ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең начараюына китерде. Мәскәү Әнкарага чикләүләр кертте, ләкин Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның рәсми гафу үтенүләреннән соң санкцияләрнең бер өлешен бетерде. Кайбер төрек тауарларына карата кертелгән эмабрго әлегә кадәр гамәлдә.

XS
SM
MD
LG