Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:55

Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә борынгы грек фәлсәфәчесе Платонның (Әфләтүн) "Дәүләт" (Политея) диалогыннан өзек китерәбез. Бу өзектә Платон идеализмының нигезен тәшкил иткән мәгарә символы турында бәян ителә.

– Шуннан соң, – дидем мин, – син без, кешеләрнең, табигатен мәгърифәтле һәм мәгърифәтсез булу ягыннан менә нинди халәт белән чагыштыра аласың... Кара әле: кешеләр бит, әйтерсең, мәгарә сыман бер җир асты бүлмәсендә яшиләр. Бу мәгарәнең бер башыннан икенче башына киң сызык итеп яктылык таралган. Мәгарә әһелләренең аякларына һәм муеннарына бала чакларыннан ук богау кидергәннәр, шуңа алар урыннарыннан кымшана да, күз алдында торган нәрсәләрдән башканы күрә дә алмыйлар, чөнки богаулары башларын борырга ирек бирми. Кешеләр әллә кайда, өстә янып торган учактан таралган яктылыкка аркалары белән утыралар, учак белән тоткыннар арасында өске юл үтә, ә юлны фокусчылар курчак әкияте куйганда курчакларын яшерә торган пәрдәгә охшаш чаршау белән уратып алганнар.

– Монысын мин күз алдына китердем.

– Хәзер менә уйла: бу чаршау артында торган башка кешеләр пәрдә өстеннән күренерлек итеп тотып, төрле кирәк–яраклар ташыйлар, ди. Алар әле агачтан һәм таштан ясалган төрле сыннарны, җан ияләренең сурәтләрен дә ташыйлар. Бу кешеләрнең кайберләре сөйләшә, ә башкалары дәшми, ди.

– Сәер нәрсәләр һәм сәер тоткыннарны тасвирлыйсың әле син!

– Нәкъ безнең сыман алар. Менә шулай булгач, мондый хәлдә утырган кешеләр, мәгарәнең каршы як диварына учактан төшкән шәүләләрдән башка берәр нәрсә күрәләр дип уйлыйсыңмы?

– Гомер буе башларын селкетә алмыйча утыргач, башка сурәтләрне ничек күрсеннәр инде алар?

– Ә тегендә, дивар артындагылар ташый торган әйберләр? Алар белән дә шул ук хәл түгелме соң?

– Ягъни?

– Әгәр дә тоткыннар бер–берсе белән сөйләшә алсалар, нәкъ менә күргән әйберләренә исем бирәбез дип санамаслар иде дип уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә, шулай булыр иде.

– Алга таба карыйк. Әгәр дивар артында әйбер ташучылардан чыккан авазлар өн булып зинданга барып җитсә, аларны үтеп барган шәүләнеке түгел дип уйларлар иде микән?

– Зевс белән ант итәм, алай дип уйламыйм.

– Бу тоткыннар артта ташылган әйберләрнең шәүләләрен тулысынча хакыйкать дип кабул итерләр иде.

– Һичшиксез шулай.

– Караңгылык богауларыннан котылуларын һәм наданлык сырхавыннан дәвалануларын, башкача әйткәндә, әгәр табигый юл белән шундыйрак хәл булса, ниләр күрәчәкләрен күзәт инде хәзер.

Аларның берсен богаулардан азат итеп, кинәт кенә торып басарга, муенын борырга, йөреп алырга һәм өскә, яктылык чыккан якка карарга мәҗбүр итсәләр, ул зур газаплар кичереп кенә бу таләпләрне үтәр, элек шәүләләрен күргән әйберләргә яктыда карый да алмас. Ничек уйлыйсың, әгәр аңа элек күргән нәрсәләре бары юк–бар гына булуын, ә хәзер, чын яшәешкә якынаеп, дөреслеккә сыенгач, чын караш белән дөньяга карый алуын хәбәр итсәләр, ул нәрсә әйтер иде икән? Өстәвенә, каршында узып киткән теге яки бу әйбергә төртеп, бу нәрсә дип сорасалар һәм җавап та бирдертсәләр, нишләр икән? Бу аңа авыр булмас идемени? Хәзер күрсәткән нәрсәләрдән битәр, элек күргәннәрендә күбрәк хакыйкать бар иде димәс идемени ул?

– Әлбәттә, ул шулай уйлаячак.

– Әгәр аны теге яктылыкка туры карарга мәҗбүр итсәң, күзләре авыртмас идемени? Аңа чыдый алмыйча, күзләре авырттырмыйча карый алган нәрсәләре янына, аларны хәзер күргән нәрсәләрдән дөресрәк дип уйлап, торып чапмас идемени?

– Әйе, шулай эшләр иде.

– Әгәр аны берәрсе көчләп өскә, тау башына чыгарса, һәм кояш яктысын күрсәтмичә, аны җибәрмәсә, ул газап чикмәс идемени, мондый рәхимсезлеккә рәнҗемәс идемени? Яктыга чыккач, кояш балкышы аның күзләренә шундый көчле итеп зыян салыр иде ки, ул хәзер дөрес дип әйтелгән нәрсәләрнең берсен дә күрә алмас иде.

– Әйе, тиз генә өйрәнеп китә алмас.

– Әгәр аңа тегендә, өстә булачак бар нәрсәне дә күрәсе була икән, башта ияләшергә кирәк. Иң җиңелдән башласын: әүвәл күләгәләргә, аннары кешеләрнең һәм төрле әйберләрнең судагы шәүләләренә, ә аннары гына әйберләрнең үзләренә карарга кирәк; күктәге нәрсәләрне, һәм күкнең үзен дә көндез түгел, ә төнлә карасын, ягъни Кояшка һәм аның яктысына карамасын, йолдызларга һәм Айга баксын.

– Һичшиксез.

– Һәм ниһаять, уйлыйм мин, бу кеше хәзер инде үз асылында булган Кояшка карарлык хәлдә булып, аның үз сыйфатларын күрә алачак; хәзер ул аның судагы яки башка чит тирәлекләрдәге ялганчы шәүләсен күзәтү белән генә чикләнмәячәк.

– Әлбәттә, хәзер аның моңа мөмкинлеге булачак бит.

– Шул чакта ул ел фасыллары да, ел агышлары да Кояшка бәйле, Кояш берүзе күренеп торган бар җирләрдә һәр нәрсә белән идарә итә дип нәтиҗә чыгарыр, нәкъ менә Кояш ул һәм башка тоткыннар мәгарәдә элегрәк күргәннәрнең сәбәпчесе булган дип уйлар.

– Аңлашыла ки, шул күзәтүләреннән соң ул мондый фикергә киләчәк.

– Ничек була инде бу? Элек яшәгән урынын, андагы “хикмәт” һәм әсир иптәшләрен искә төшереп, ул халәте үзгәрүен ләззәтле хәл дип уйламасмы, һәм дусларын кызганмасмы?

– Бик тә, бик тә кызганыр.

– Әгәр дә дуслары үтеп барган әйберләрне күзәткәндә үткен күзе белән аерылып торган һәм нәрсәнең әүвәл, нәрсәнең соңрак һәм нәрсәләрнең берьюлы күренүен башкалардан яхшырак истә калдырып, киләчәктә ни буласын фараз кылган иптәшләрен бүләкләп, бер–беренә мактаулар яудырган булсалар, богаулардан азат ителгән кеше болар хакында хыялланыр идеме, әсирләрнең мактавында булган, дан–шөһрәткә ия иптәшенең язмышына кызыгыр идеме ул? Яисә инде ул, Гомер сөйләгән нәрсәне кичереп, “көнлекче сыман, басуда эшләп, ризык ялына фәкыйрь игенчегә хезмәт итәргә” һәм әсирләр сыман фикерләмәс, алар кебек яшәмәс өчен барына да түзәргә әзер булыр идеме?

– Алай яшәмәс өчен ул бар авырлыкларга да әзер булыр иде дип уйлыйм.

– Менә тагын бер нәрсә турында уйла әле: әгәр бу кеше яңадан мәгарәгә төшеп, элек утырган урынына кайтса, Кояш яктылыгыннан шулай тиз киткәнгә, аның күзләрен караңгылык чолгап алмас идеме?

– Әлбәттә.

– Әгәр аңа теге күләгәләрнең мәгънәсен аңлатырга тырышып, бу мәңгелек әсирләр белән сүз көрәштерергә туры килсә? Күзләре үткенлеген кайтарып, караңгыга ияләшкәнче – ә бит моңа күп вакыт кирәк – ул сәер, мәзәк кеше булып тоелмас идемени? Өскә менеп, күзләрен бозган дип сөйләрләр иде аның турында, димәк, өскә менәргә маташырга да кирәкми дигән нәтиҗәгә килерләр иде. Ә инде мәгарәдән чыгарыр өчен әсирләрне азат итә башлаган кешене алар үтермәс идемени?

– Ике дә уйлап тормыйча үтерерләр иде.

– Менә шулай итеп, кадерле Главкон, бу чагыштыруны әүвәл әйтелгән һәрнәрсә өчен кулланырга кирәк: күз белән күреп була торган нәрсәләр – төрмә бүлмәсе генә, ә уттан төшкән яктылык – Кояш кодрәте ул. Өскә менү һәм югарыда торган нәрсәләрне күзәтү – җанның акыл белән төшенеп була торган өлкәгә күтәрелүе. Әгәр боларны кабул итсәк, минем асыл фикеремне төшенерсең, ә инде аның хакмы, ялганмы булуын бер Алла гына белә. Менә нәрсә күрәм мин: төшенеп була торган нәрсәләрдә, игелек идеясе – ул чик, һәм аны күрү бик авыр, ләкин әгәр күреп аласың икән иде, шунда ук аңлыйсың: ул – дөрес һәм күркәм булган һәр нәрсәнең сәбәбедер. Күренә торганнар өлкәсендә ул яктылыкны һәм аның хакимен барлыкка китерә, ә акыл белән төшенә торганнар өлкәсендә ул үзе хаким; хакыйкать һәм аңлау аңа бәйле. Шәхси тормышта да, җәмгыять яшәешендә дә аңлы рәвештә эш итәргә теләгән кеше шуңа карарга тиеш.

– Аңлаганым кадәренчә синең белән килешәм.

– Алайса минем белән тагын бер мәсьәләдә ризалаш инде: менә боларны төшенгәннәрнең кешеләргә хас гади эшләр белән шөгыльләнергә теләмәвенә гаҗәпләнмә; аларның җаннары югарыга омтыла бит. Әлбәттә, бу табигый, чөнки югарыда бәян иткән хәлгә туры килә.

– Әйе, бу табигый.

Борынгы грек оригиналы һәм рус теленә академик тәрҗемә нигезендә Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

тәрҗемәханә

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән яңа шәлкем ачып җибәрде. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG